Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Әле соң түгел

Шәһәрдә ике кешедә дуңгыз гриппы табылган. Бәхеткә, алар вакытында табибларга мөрәҗәгать иткән. Әмма табиблар, мондый очракларның кабатлануыннан куркып, чаң кага. Хәзерге вакытта гриппка каршы вакцинацияне түбәнкамалыларның 29 проценты гына узган. Ә бу аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. 2009 елда грипп авыруы аркасында йөкле өч хатын вафат булган иде. Тән температурасы күтәрелеп...

Шәһәрдә ике кешедә дуңгыз гриппы табылган. Бәхеткә, алар вакытында табибларга мөрәҗәгать иткән. Әмма табиблар, мондый очракларның кабатлануыннан куркып, чаң кага.
Хәзерге вакытта гриппка каршы вакцинацияне түбәнкамалыларның 29 проценты гына узган. Ә бу аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. 2009 елда грипп авыруы аркасында йөкле өч хатын вафат булган иде. Тән температурасы күтәрелеп башланган чир комага һәм үлемгә китергән. Кешеләр, табиблар үгетләвенә карамастан, прививка ясатырга теләми. Башта көненә 100әр кеше килсә, хәзер 20гә дә җитми. Вакыт күп калмады, ике атнадан вакцина ясатырга соң булачак.
Уңайлылык өчен кабинетлар иртәнге сәгать 7дән кичке 7гә кадәр эшли. Киләсе атнадан эшне мобиль бригадалар дәвам итәчәк.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев