Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Кызыклы экскурсия

Түбән Кама медицина көллиятенең беренче курс студентлары 2нче поликлиникада экскурсиядә булдылар. Урта медицина белгечлегенә укучы 28 кыз һәм егет регистратура хезмәткәрләре эшен күзәтте, диспансеризация бүлмәләрендә булды, шулай ук УЗИ, ЭКГ ясауларын күрде.

Студентларга «функциональ диагностика»ның нәрсә икәнен аңлаттылар, инсульт кичергән һәм авыр җәрәхәтләнгән кешеләрне аякка бастыручы белгечләр белән таныштырдылар. Егетләр-кызлар арасында чит шәһәрләрдән килеп укучылар күп. Алар өчен бу экскурсия поликлиника эше белән танышырга мөмкинлек бирде.
Сарман районы кызы Аделина Плеснякова: «Мин бик кирәкле һөнәр сайладым. Бүген күргәннәр алга таба кирәк булыр, ярдәм итәр», – дигән фикердә. «Табиблар һәм шәфкать туташлары эшен күзәтү кызык булды. Үземә дә тизрәк бу эшкә керешәсем килә», – дип җөпләде сүзен Тукай районыннан Ләйсән Төхвәтуллина.
Мондый очрашулар даими булып тора. Табиблар һәм шәфкать туташлары булачак хезмәттәшләре белән аралашыр, тәҗрибә уртаклашыр өчен һәрчак вакыт табалар.

Е. Полякова фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев