Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Сәламәт булыгыз!

Күзләрегезне балачактан саклагыз!

Соңгы елларда балалар һәм яшүсмерләрнең күз күрүе начарлану җитди проблемага әйләнеп бара.

Күрү белән бәйле проблемалар мәктәптәге өлгерешкә турыдан-туры йогынты ясый. 

Мәктәп укучыларының күрү сәләте начараю сәбәпләре, беренче чиратта, яшәү рәвешенә бәйле. Бу — компьютер, планшет, кәрәзле телефон белән озак утыру, озак телевизор карау, аз физик активлык, саф һавада булмау һәм кояш яктысын ясалма яктылык белән алмаштыру. Күзләр күрүенең начараюы гәүдә торышы дөрес бул мауга да бәйле (баш миен туенды-ручы кан тамырлары кысыла, бу да күрү сәләте бозылуга китерергә мөмкин); организмга кирәкле витаминнар һәм минераллар җитешмәү; стресс; нәселдәнлек. 

Балаларның күрү сәләтен саклау өчен, аларны махсус гимнастика ясарга гадәтләндерегез. Вакыт-вакыт күзләреңне йомарга, бөкрәймәскә, текәлеп карамаска, карашыңны якыннан ерак әйберләргә һәм кирегә күчерергә кирәк. Бу күнегүләрне гадәткә кертү зарур. Дәресләр әзерләү почмагында ут өстәл-нең сул ягына куелсын. Яктылык китапка, кәгазьгә, дәфтәргә тигез төшсен, ләкин баланың башы һәм йөзе күләгәдә калырга тиеш. Иң яхшысы — өстәл лампасы куегыз, шул ук вакытта башка лампочкалар да янып торсын. Барлык яктылык чыганакларының да төсләр температурасы бертөрле булырга тиеш. 

Бала буена туры килә торган җиһазлар сайлап алу да зур әһәмияткә ия. Күздән китапка яки мониторга кадәр ара 30-40 см дан ким булмаска (телевизор Күзләрегезне балачактан саклагыз! экранына кадәр ара — 2-5 метрга кадәр) тиеш. 

«Гаджет» ларны куллану вакытын да кыскартыгыз. «Роспотребнадзор» тәкъдимнәре буенча балага 1-5 яшь булганда, гомумән, кулына телефон тоттырмагыз. 

Күрү сәләте бозылмасын өчен, карашны артык киеренкеләндермәскә кирәк — дәресләр арасындагы тәнәфесләрдә һәр 30-40 минут саен күзләргә 15 минут ял бирергә кирәк. 1-2 сыйныф укучыларының өй эшләре 1,5-2 сәгатьтән, 3-4 сыйныф укучыларының 2 сәгатьтән, өлкән укучыларның 3-4 сәгатьтән артмаска тиеш. 

Дәресләр арасында актив уеннар һәм саф һавада булу өчен дә вакыт бүленергә тиеш. Гәүдә торышы һәм умыртка сөяге белән бәйле проблемалар булса, күз күреме начарая. Йөзү, бию, туплар белән шөгыльләнү (өстәл теннисы, бадминтон) күзләрне күнектерүгә һәм аккомодацияне үстерүгә ярдәм итә. 

Шулай ук тулы төнге йокы да мөһим. Күрү өчен файдалы продуктлар: кишер, кара карлыган, кара шоколад, эремчек, шпинат, кабак, брокколи, суган, сарымсак, балык һәм балык мае, яшел һәм кызгылтсары төстәге җимешләр. 

Күрү органнары авыруларын булдырмый калу өчен, елга бер тапкыр офтальмологка мөрәҗәгать итү зарур (әгәр гаиләдә миопия белән авыручы туганнары булса, ешрак). Табиб күзлек кияргә кушкан икән, аны киеп йөрү мәҗбүри. Оялсагыз, яки җайсыз булса — контактлы линзалардан файдаланыгыз. 

Күрү — кешегә бирелгән иң кыйммәтле бүләк. Без тирә-як турында мәгълүматның 90 процентын күзләр ярдәмендә күреп беләбез. Шуңа күрә, күзләрне сакларга кирәк!

Илмир Вазиков, медицина профилактикасы буенча табиб, «Җәмәгать сәламәтлеге үзәге һәм медицина профилактикасы» оешмасының бүлек мөдире

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев