Күбрәк хәрәкәтләнегез!
Хәрәкәт мускул-скелет системасы, йөрәк-кан тамырлары, сулыш системалары үсешенә ярдәм итә, матдәләр алмашын яхшырта.
Бүгенге кешенең башы эшли, мускуллары актив түгел. Аз хәрәкәт итү — хәзерге кешенең бәласы. Бу кешенең биологик системасы белән аның иҗтимагый барлыгы арасындагы иң зур каршылыкларның берсе, ул аның сәламәтлеге өчен эзсез узмый.
Табигать белән зур физик көчкә программалаштырылган кеше организмы бүгенге көндә билгеле бер күләмдә мускул эшеннән башка эшли алмый. Уңайлы тормыш кеше гомерен кыскарта, авыруларны арттыра башлый. Физик күнегүләрнең гаҗәеп көче нидә? Тәнебез табигать тарафыннан физик хезмәткә җайлаштырылган. Без кеше тәне авырлыгының яртысын тәшкил итүче мускулларны гына күз алдында тотмыйбыз. Тән өлешләренең күбесе интенсив эшләүче мускуллар системасына хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән, мускуллар үз чиратларында дирижер ролен үти.
Хәрәкәт мускул-скелет системасы, йөрәк-кан тамырлары, сулыш системалары үсешенә ярдәм итә, матдәләр алмашын яхшырта. Сәламәтлеккә юл хәрәкәт аша бара. Кеше 22 яшькә кадәр үсә һәм үзгәрә. Кеше организмының 60 процентын икенче йөрәк ролен үтәүче, органнар эшенә ярдәм итүче мускуллар тәшкил итә.
Мускулларның эшчәнлеге вакытында капилляр тамырлар киңәя, ял иткәндә алар озыная һәм кысыла, шул рәвешчә, алар организмның барлык органнарының кан әйләнешенә булыша. Гимнастика белән шөгыльләнми торган кеше бөтен йөкне йөрәккә күчерә. Еллар узган саен, мускулларның күләме кими, шуңа күрә аларны хәрәкәтләр белән ныгытып тору зарур. Ә алар, үз чиратында, йөрәк кан тамырлары системасына һәм башка органнарга булыша. Без аз хәрәкәтләнсәк һәм мускулларны файдаланмасак, алар кысыла, эластиклыкларын югалта, аларның кан белән тәэмин ителеше начарлана, массалары кими.
Табигать кешене гел утырып тору өчен яратмаган. Кешеләр әле бары 200 ел гына «утырып» яши, эшли башлады. Бу — урбанизация һәм индустриализация нәтиҗәсе. XXI гасыр авырулары — күбесенчә аз хәрәкәтләнү аркасында килеп чыга. Утырып яшәү-эшләү рәвеше үзәк нерв системасын активлаштыруны кискен киметә. Мондый яшәү рәвеше артык туклану белән берлектә, артык авырлык җыюга һәм симерүгә китерә, ә бу исә гормональ фонны һәм матдәләр алмашын боза. Бу күзәнәк мутациясенә китерә, 12 төр яман шеш авыруы куркынычын арттыра.
Хәзер акыл хезмәте өстенлек итә, кешеләр эштә күбрәк утыралар, машина белән эшкә баралар, эштән кайталар. Озак утыру кан глюкозасының сикерүенә китерә. 2 нче типтагы диабет авыруы көндез физик активлыкны саклаучыларга караганда 2 тапкыр еш күзәтелә. Утырып яшәү-эшләү рәвеше чатырдагы кан әйләнешенең бозылуына китерә. Шуңа күрә ир-атларда еш кына эректиль дисфункция барлыкка килә.
Озак утырып эшләү онкологик авырулар, артрит, артериаль гипертония, астма һ.б. авырулар да китереп чыгара. Хәзерге кешедә физик активлык җитәрлек түгел. Гиподинамия мускул күләменең кимүенә, бу исә, үз чиратында, кан әйләнешенең начар туклануына китерә. Органнарда ишемия барлыкка килә. Ә бу, беренче чиратта, 50 процент үлемнәрнең сәбәбе булган йөрәк-кан тамырлары авыруларының артуына китерә.
Кеше олыгайган саен, аның өчен физик активлык кирәк. Гиподинамия 50 яшьтән узган кешеләр өчен аеручы зарарлы. «Бернәрсә эшләмәү» авырулары ишемия, үпкә эмболиясе, тромбозга гына китереп калмый, картлык вакытында үз-үзеңне кайгырту сәләтен югалтуга да китерегә мөмкин. Хәрәкәт тормышны озынайта, тәнне эшләтә, сәламәтлекне ныгыта.
Бала табигатендә хәрәкәтнең биологик ихтыяҗы ята. Ул күбрәк хәрәкәт иткән саен, физик һәм психик үсеш тизрәк бара. 5 яшьтә баланың хәрәкәтчәнлеге арта, ул төп хәрәкәтләрне үзләштерә. 5 яшьтә мөстәкыйль хәрәкәт итүгә зур урын бирелә.
Сәламәт булу өчен акыл һәм физик активлыкны рациональ рәвештә аралаштырырга кирәк. Ә бу көн саен иртәнге гимнастика, атнага өч тапкыр спорт белән шөгыльләнү дигән сүз. Борынгы греклар: «Көчле булырга телисез икән — йөгерегез, матур булырга телисез икән — йөгерегез, акыллы булырга телисез икән — йөгерегез!» — дигәннәр. Күнегүләр үз-үзеңне кулда тотарга, энергия белән идарә итәргә һәм стрессны җиңәргә булыша. Бу ныклыкны арттыра. Баланы спорт түгәрәгенә бирер алдыннан, аның белән медицина тикшерүе узыгыз. Һәр спорт төренең организмга үзенчәлекле таләпләре бар. Авыр физик күнегүләр күп кенә яшьләргә һәм олыларга ярамый. Физик активлык вакытында пульс әлеге саннан артмаска тиеш: 220 минус яшь...
Спорт — күп авыруларга каршы иң көчле терапия, шул исәптән, 2 нче типтагы диабет, йөрәк-кан тамырлары һәм неврологик авырулар. РФ Президенты гражданнарның гомерен озайту бурычын куйды. Хәрәкәтләнегез, әфәнделәр, күбрәк хәрәкәт итегез. Хәрәкәттә — бәрәкәт.
Олы яшьтәге кешеләр арасында «скандинавия таяклары» белән йөрү бик популяр. Бар яшьтәгеләр өчен дә бакчада эшләү бик файдалы. Өйдә булганда да хәрәкәттә булыгыз. Эш өстәле артыннан еш торыгыз. Дусларга һәм туганнарга булышыгыз. Мөмкин булганда йөрегез. Тормыш — хәрәкәт. Әгәр сез һәрвакыт яшь булып калырга теләсәгез һәм кәефегез яхшы булсын, дисәгез, мөмкин кадәр хәрәкәт итегез.
Хәрәкәт — кеше тормышының нигезе. Активлык — стиль түгел, ә хәзерге кешенең яшәү рәвеше, аның гигиена нигезе.
Равил Шиһабетдинов, медицина фәннәре кандидаты
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев