Элекке район үзәк дәваханәсенең беренче катында, йөрәккә электрокардиограмма ясатырга чиратта утырабыз.
Таякка таянган олы гәүдәле бер рус карчыгын ак халатлы бер кыз кабинет ишеге төбенә үк китерде. Әбинең хәле авыр икәнен әйтеп, чиратсыз үткәрергә кушты. Көннәр буе поликлиникада үзләренә кирәкле кабинетка чират көтеп утырырга ияләнгән халык берсүзсез ризалашты.
Әби килеп...

Әби килеп утыргач, янәшәсендәге икенче бер карт кына хатын аңа сүз катты: «Ничек ялгызыңны гына җибәрделәр? Егылып калуың бар». Авыр-авыр сулыш алса да, таяклы карчык аңа улының Германиядә операция ясатканын, өйдә карты белән икесе генә булуын әйтте. Химиклар урамындагы йорт-ларның берсендә яшәүче Егорова фамилияле бу карчык 25 октябрьдә үзенең 89 яшьлек чирле картына «ашыгыч ярдәм» чакыртуын сөйләде. Карчыкның кан басымы 240ны узып киткәнлектән, «ашыгыч ярдәм» табибларыннан үзен дә каруларын сораган. Картына гына чакыртуны сылтау итеп, карчыкка ярдәм күрсәтмичә киткәннәр. Карчык кабат «ашыгыч ярдәм»гә җыйган, әмма андагылар, бер мәртәбә чакырттыгыз бит инде дип, килмәгәннәр. Иртәгәсен карчык поликлиникага үзе барырга мәҗбүр булган, әмма хәле китеп, коридорда егылган...
Ул сөйләгәннәргә ышаныргамы-юкмы дип, чираттагылар сәерсенеп тыңлап тордык. ЭКГ бүлмәсе белгече килгәч, карчыкны алып кереп, итекләрен, өс киемнәрен салырга булыштым, кушеткага яткырдым. ЭКГдан соң киендереп алып чыгып, шул ук каттагы табиб бүлмәсенә озатып куйдым. Кабинетта кеше булса да, карчыкны кире борып чыгармадылар. Шундагы шәфкать туташына хәлне аңлатып, үзем ЭКГ бүлмәсенә киттем.
Бер караганда, башка сыймаслык нәрсә. Әмма, икенче яктан, ак халатлылар да безнең кебек үк гадәти кешеләр бит инде. Эш урынында үзебезнең ничек булуыбызны, хезмәтебезне ничек башкаруыбызны онытып, медицина тармагында эшләүчеләрнең барысыннан да фидакарьлек көтәбез, үзебезгә аерым игътибар таләп итәбез. Әмма кайсы гына тармакны алсаң да, тырышып эшләүчеләре дә, көн үтсенгә генә йөрүчеләре дә бар, шуны онытмыйк.
Рәсимә ӘХМӘТОВА
Нет комментариев