Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Кечкенә булса да, бик куркыныч

1 июньгә бирелгән мәгълүмат буенча, Россиядә 50 кеше – энцефалит авыруы, 370 кеше боррелиоз авыруы «эләктергән», хәтта гранулоцитар анаплазмоз очрагы да теркәлгән. Бәхеткә, Татарстанда әлегә тыныч. Шулай да игътибарлы булырга кирәк: узган ел өч кеше боррелиоз белән авырган.

Исегезгә төшерәбез: бу – йогышлы авырулар. Урман бетен сыту яки эчендәге сыекчаны тирегә сөртү, «авыру»лы кәҗә һәм сыер сөте эчү куркыныч нәтиҗәләргә китерә. Бөҗәк урманнан агач ботакларына, үләнгә, мал йонына эләгеп кайтырга мөмкин.
«Без шәһәр яны зоналарын эшкәртәбез: аларга ял базалары, балалар лагерьлары, парклар, «Мәйдан» күңел ачу-спорт комплексы, зират керә. Башка урыннарда, мәсәлән, райондагы урманнарда да, урман бете эләктерергә бик мөмкин», – ди Түбән Кама Роспотребнадзор начальнигы Рөстәм Изиятуллин. 
Авыру 2-30 көн эчендә башлана. Баш авырта, кеше хәлсезлек тоя, аңа я эссе була, я киресенчә, туңа. Авыру коса, көзән җыеру, өянәк башлану күзәтелә. Тән температурасы 38,5-39 градуска җитә, хәтта югарырак та күтәрелә. Бет утырган урын кызара һәм шешенә. Авыру тиз арада кискенләшә, шуңа күрә кешене яткырырга кирәк. 
Мондый куркыныч авыруга дучар булмас өчен нәрсә эшләргә? Урман бете тәндәге ачык урынны табар өчен, кием буенча астан өскә таба күтәрелә. Шуңа күрә чалбарны итек эченә кыстырырга кирәк. Җиң манжетлары  беләзекне тыгыз капларга тиеш. Муен һәм җилкәләрне каплау мөһим, баш киемен дә онытмагыз. Бөҗәкләрне куркыту өчен киемгә махсус спрей бөркегез. Урманда озак вакыт булсагыз, үз-үзегезне һәм иптәшегезне җентекләп тикшерегез. 
Тәнегездә урман бете тапсагыз, үзегез тартып ала күрмәгез. Тиз арада дәваханәгә барыгыз. Олы кешеләр Түбән Кама үзәк дәваханәсенең травматология пунктына (Актүбә ур., 11) мөрәҗәгать итә. Балаларны балалар дәваханәсендәге травматология пунктында (Менделеев ур., 45) кабул итәләр. Кама Аланында һәм район авылларында яшәүчеләр Кама Аланындагы 4/06 адресы буенча урнашкан поликлиникага мөрәҗәгать итә ала.
Табиблар урман бетен алып, лабораториягә җибәрәләр. Анализ нәтиҗәләре буенча, әгәр дә кирәк икән, иммуноглобулин ясыйлар. Зыян күрүчеләр 21 көн дәвамында медицина күзәтүендә булачак.  
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X