Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Казан психотерапевты депрессия һәм күңел төшенкелеге аермасын аңлатты

Гади күңел төшенкелегеннән (хандра) аермалы буларак, депрессия кешенең эшчәнлегенә комачаулый.

Депрессия — кешедә кәеф төшү, фикерләү һәм хәрәкәтләнү сәләте тоткарлану булган психологик какшау. Кеше үзен җәберләнгән итеп хис итә башлый, аның йокысы бозыла. Бу хакта Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе табиб-психотерапевты Татьяна Иванова «Татарстан-24» каналында әңгәмә вакытында сөйләгән, дип яза «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, гади күңел төшенкелегеннән (хандра) аермалы буларак, депрессия кешенең эшчәнлегенә комачаулый. Аңа эшкә йөрү, гаилә һәм балалар белән шөгыльләнү, дуслары белән аралашу кыен. Үзендә бу билгеләрне сизгән кешегә ярдәм сорап белгечкә мөрәҗәгать итәргә була.

«Үзегездә депрессия дип шикләнәсез икән, психотерапевтка бару яхшырак. Ул диагноз куячак. Психолог диагноз куймый, ул тест үткәреп депрессияне ачыклый ала. Ул очракта психолог кешене психотерапевт яки психиатр янына җибәрәчәк», — дип аңлатты эксперт.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев