Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Кальян тарту – модага иярүме?

Яшьләр арасында кальян тарту модага кереп бара. Безнең шәһәрдә дә әллә ничә урында кальян залы эшли. «Кальян тарту организм өчен зыянлыдыр бит?» - дисәң, яшьләр: «Ул бит җиләк-җимеш төтене генә», - дип аклана. Ә чынлыкта ничек? Кальян, авыртуны басу чарасы буларак, Һиндстанда уйлап табылган. Кокос чикләвеген тишеп, эченә гашиш, тәмләткечләр...

Яшьләр арасында кальян тарту модага кереп бара. Безнең шәһәрдә дә әллә ничә урында кальян залы эшли. «Кальян тарту организм өчен зыянлыдыр бит?» - дисәң, яшьләр: «Ул бит җиләк-җимеш төтене генә», - дип аклана. Ә чынлыкта ничек?

Кальян, авыртуны басу чарасы буларак, Һиндстанда уйлап табылган. Кокос чикләвеген тишеп, эченә гашиш, тәмләткечләр һәм дәвалану үләннәре тутырганнар. Салам аша тартканнан соң, кокос эчендә калган сумала бүгенге анальгин урынына кулланылган. Аннары ул Иран һәм башка гарәп илләренә тарала, алардан Европага үтеп керә. Хатын-кызларга кальян тарту аеруча ошый. Сер түгел: бүген кечкенә генә авылларда да кальян тарту белән мавыгучылар бар. Дөрес, аларда махсус зал юк, өйдә тарталар.
Кальянның кеше организмына тәэсирен белү өчен интернетта шактый эзләндем, күп укыдым һәм шундый нәтиҗәгә килдем: кальян тартуны мөмкин кадәр тизрәк тыярга кирәк һәм дәүләт дәрәҗәсендә. Кальян төтене составында авыр металл тозлары, бериллий, хром, кобальт һәм никельнең химик кушылмалары бар. Димәк, ул йөрәк авырулары һәм үпкәдә яман шешләр барлыкка китерергә, никотинга бәйлелек китереп чыгарырга мөмкин. Тагын бер начар ягы - хуш исе һәм йомшак тәменә кызыгып, яшүсмерләр, үзләре дә сизмәстән, кальян капкынына эләгә.
Табиблар нинди фикердә? Алар да аны сәламәтлек өчен зыянлы, дип, күптән кисәтә. Тәмәке үпкәнең өске өлешен бетерсә, кальян төтене тирәнгәрәк үтеп керә икән. Гади тәмәке белән чагыштырганда, аның составында мышьяк, кургаш, хром күбрәк. Әлбәттә, алар үпкәгә утыра. Көнбатыш галимнәре әйтүенчә, кальянны күп тарту үпкәдә яман шеш, куллар экземасы китереп чыгарырга сәләтле. Тәмәкенең кычкырып торган кимчелеге сумала белән никотин булса, кальян канны кислородка ярлыландыра. Нәтиҗәдә, кальян тарту баш әйләнүгә, сүлпәнлеккә китерергә мөмкин.
Халыкара тикшеренүләр, кальянның туберкулез, гепатит һәм грипп тарату чыганагы икәне турында да сөйли. Ул кальян тарту залларында мөштекне һәр кеше саен алыштырып торулары бик шикле…
Инде Ислам динендә бу хакта ни әйтелүенә тукталыйк. Динебездә кальян тарту, тәмәке кебек үк, тыелган. Коръәндә, кеше эш-гамәлләре үз-үзен үтерүгә, шәхес буларак юкка чыгаруга алып бармасын өчен тырышырга тиеш, диелә. Ә составында 500гә якын агулы химик кушылмалар булган тәмәке тарту - үз-үзеңне үтерү түгелме соң?
Соңгы сүзем итеп кальян тарту залларына йөрүчеләр, аны өйдә тартырга яратучылар колагына табиблар сүзләрен җиткерәсем килә:
- кальян төтенендә рак китереп чыгарырга сәләтле зур күләмдә агулы матдәләр, авыр металл тозлары, химик кушылмалар бар;
- су фильтры да, башка өстәмә саклану чаралары да сәламәтлекне сакларга һәм бәйлелек барлыкка килүдән качарга булышмый;
- гомуми мөштектән куллану төрле инфекция, туберкулез, гепатит, герпес кебек чирләр китереп чыгарырга мөмкин;
- кальян тарту бөтенләй тартмаучы кешене дә зарарлый.
Нәтиҗәне үзегез чыгарыгыз: сәламәтлекме, әллә замана мавыгуымы?

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев