Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Сәламәт булыгыз!

Калкансыман биз авырулары турында

Йод — организмның күпчелек физиологик процессларында катнаша торган иң мөһим микроэлементларның берсе.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, планетада яшәүче 2 миллиард кешедә йод җитмәү куркынычы бар, шул ук вакытта 740 миллион кешедә калкансыман бизнең патологик зураю (зоб) күзәтелә, ә 43 миллион кеше, йод җитмәү аркасында, акыл үсеше буенча артта кала. 

Йод — организмның күпчелек физиологик процессларында, мәсәлән, калкансыман биз гормоннарын синтезлауда, организм тукымаларының (баш мие, күз, ашказаны-эчәк тракты, сөяк системасы, бәйләү аппараты) нейроаксиаль бәйләнешләрен формалаштыруда катнаша торган иң мөһим микроэлементларның берсе. 

Җир шарында яшәүчеләрнең кимендә 1/3 өлеше калкансыман бизнең төрле авыруларыннан интегә. Йод җитмәү куркынычы балаларда, өлкәннәрдә, картларда, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларда күзәтелә. Бүгенге көндә күпчелек россиялеләр туклануда йод кытлыгы кичерә: халыкның нибары 30 проценттан кимрәге туклануда йодланган тоздан файдалана. Россиялеләрнең уртача тәүлеклек йод куллануы 80 мкг дан артмый, ә балалар өчен норма — 90-130 мкг, өлкәннәргә — 150 мкг, йөклеләргә — 200 мкг. 

Йод җитмәү авыруларының төп сәбәбе — азык һәм су белән микроэлементның җитәрлек кермәве. Аның төп чыганаклары — диңгез продуктлары: диңгез кәбестәсе, балык, креветкалар, кальмарлар, моллюсклар, сигезаяклар, краблар. Башка продуктларда микъдары туфрактагы йод концентрациясенә бәйле. 

Йод кытлыгы үсешенә башка факторлар да ярдәм итә: 

  • Яшь. Йодка ихтыяҗ яшүсмер чакта арта, ә өлкән яшьтә, киресенчә, кими. 
  • Продуктларны озак вакыт термик эшкәртү. 
  • Йөклелек һәм лактация. Бу чорларда хатын-кызлар үз сәламәтлекләрен саклау һәм сабыйның гармонияле үсешен тәэмин итү өчен йод күләменең артуына мохтаҗ. 
  • Кайбер препаратлар, мәсәлән антибиотиклар, гормоннар белән дәвалау. 

Шулай ук йодны үзләштерүне һәм аның калкансыман биздә туплануын боза торган продуктлар да бар. Төрле төрдәге кәбестә, шалкан, соя, ясмык, суган, сарымсак шундыйлардан. 

Организмда йод җитмәүнең 8 билгесе: чәч коелу, тире корылык; йөрәк авыртуы, тын бетү; аппетит кимү; хәтер начараю, еш баш авыртулары; аяк-куллар шешүе, күз астында «капчыклар»; ишетү сәләте кимү, таркаулык; корсакның зураюы, сүлпәнлек; тиз ару, начар кәеф. 

Йодка кытлыкны бетерүнең берничә ысулы: диңгез кәбестәсе, балык, креветка, кальмар, моллюсклар, сөт продуктлары (сөт, йогурт, сыр) кебек йодка бай продуктларны рационга мөмкин кадәр күбрәк кертү; йодланган тоз куллану; дару препаратлары куллану. 

Шуны белү мөһим: йод препаратларын кабул иткәндә тискәре үзгәрешләр булырга мөмкин. Шуңа күрә аларны куллану алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Ильмир Вазиков, җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге табиб-методисты

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев