Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Иммунитет турында нәрсә белергә кирәк?

Иммунитет – организмның яклаучысы да, авыруларга каршы көрәшүче дә. Иммун система инфекцияләрне һәм вирусларны башта зарарсызландыра, аннары җимерә. Иммунитет көченең 50 проценты безнең яшәү рәвешенә бәйле. Еш кына тискәре кичерешләр, дөрес тукланмау, йокы туймау, кояшта озак кызыну, артык зур физик йөкләнеш яки, киресенчә, аз хәрәкәтләнү, тәмәке тарту, хәмер, наркотиклар куллану аңа тискәре йогынты ясый.

Иммун системасы «күзәнәкләр»енең 80 проценты эчәклектә урнашкан. Без кабул иткән ризык иммунитетны ныгытырга да, җимерергә дә мөмкин. Әйтик, ашаган ризыкларыбызның 50 процентын яшелчә һәм җиләк-җимешләр тәшкил итәргә тиеш. Сөтне әчетеп ясалган ризыклардагы файдалы бактерияләр эчәктәге зарарлы микроорганизмнарга каршы көрәшә һәм авыруларга киртә булып тора.
Ә менә баллы тәм-томнардан тешләр бозыла, ашказаны асты бизе эшенә начар йогынты ясый. Бу исә канда шикәрнең артуына китерә, анысы иммун системаны көчсезләндерә, инфекцияләргә каршы торучы антитәнчекләр активлыгын киметә. Антибиотикларны еш эчү дә файда китерми. Бу – алардан тулысынча баш тартырга кирәк дигән сүз түгел. Үз-үзегезне дәваламагыз, даруларны табиб кына билгели ала.
Йогышлы авырулар белән елына берничә мәртәбә җиңелчә генә чирләсәгез, антибиотик кабул итүдә, иммунологка баруда мәгънә юк. Белгечкә иммунитетның көчсезләнү билгеләрен сизсәгез (хәлсезлек, гел йокы килү яки, киресенчә, йокысызлыктан интегү, баш авырту, буыннар сызлау һ.б.) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яңа туган балаларга килгәндә, 6-12 айда иммунитет ныгуда күкрәк сөте һәм дисбактериоз профилактикасы мөһим роль уйный.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев