Игътибар: язга хас авырулар!
Кышкы озын төннәр, кыска көннәрдән туеп, ягымлы язны түземсезләнеп көткәндә, бу вакытта баш калкытучы кайбер авырулар сәламәтлеккә шактый зыян сала.
Кышкы туклану режимында, витаминнар аз булу сәбәпле, авитаминоз, төрле йогышлы чирләр, йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычы арта.
Нигә күңелең бик боек?..
Кояшлы, җылы яз көннәрендә кайберәүләрне күңел төшенкелеге биләп ала. Фәнни исеме «депрессия» дип аталучы бу авыру кешедә яшәү ямен калдырмый. Шушы хәлгә төшмәс өчен табиблар эш белән ялны чиратлаштырырга, өегездә интерьерны үзгәртергә, нинди дә булса шөгыль табарга киңәш итә. Кайберәүләр депрессиягә бирешкән таныш-белешләрен чынлап игътибарга алмый. Ә юкка, чөнки бу халәттән тилмергән кешеләрдән барын да көтәргә була. Күрше шәһәрдә квартирында петарда белән үзен шартлаткан ир затын, дөрес булса, нәкъ менә шушы чиргә дучар булган диләр.
Депрессиягә бирешмәгәннәр тынычланырга ашыкмасыннар, яз көне көчәеп китүче авырулар исемлеге шактый.
Ашказаны авырулары шуларның берсе икән.
Ашказаны һәм унике илле эчәк җәрәхәте дә яз айларында баш калкыта икән. Табиблар моның төгәл сәбәпләрен ачыклый алмый. Шулай да кышын аз хәрәкәтләнү, майлы, тозлы ризыкларга өстенлек бирү үз эшен эшли. Ә күп кенә хатынкызлар көннәр җылыта башлауга диетага утыра. Диетологлар яз көннәрендә ачы, борычлы һәм ысланган ризыкларны, кофе, спиртлы эчемлекләрне, тәмәкене чама белән кулланырга киңәш итә. Алда телгә алынган депрессия һәм тискәре эмоцияләр дә ашказаныэчәклек авырулары баш калкытуга сәбәпче була ала икән.
«Респиратор авырулар»
Мондый авырулар саны язын-көзен кабатланып ала. Температура күтәрелү, йөткерү-төчкерү безнең өчен барысы да «салкын тию» дип аталса да, табиблар авыру билгеләре буенча пневмония, бронхит, грипп диагнозы куялар. Хәтта гриппны да берничә төргә бүләләр. Монысы дөрес дәвалау һәм кайсы органга күбрәк зыян килү куркынычын билгеләү максатыннан эшләнә. Табибларны никадәр ачулансак, алардан зарлансак та, авырый башлагач, барыбыз да алар каршына килеп баса. Ә алар сезонлы чирләргә бирешмәс өчен дөрес туклануга өстенлек бирергә, витаминнар эчәргә, иммунитетны ныгытырга һәм вирусларга каршы дарулар эчәргә киңәш итә.
Сезонлы аллергия
Үзем дә бөреләр уяна башлауга бу авырудан интеккәнгә, аның хакында язмый кала алмыйм. Каен бөреләре уяна башлап, яфрак ярганчы күздән яшь кипми, борын белән сулау кыенлаша. Әгәр сездә томау төшкән, салкын тигән кебек билгеләр булса — дарулар эчә башлаганчы сәбәбен ачыкларга тырышыгыз.
Ашыкмый торыгыз!
Табиблар күпме генә иммунитетны ныгытырга, һава торышына карап киенергә киңәш итсә дә, аларның сүзләрен колак яныннан гына уздырып җибәрүчеләр дә булмый калмый. Гүзәл затларның тагын да чибәрерәк буласы килеп яланбаш, капрон оек һәм кыска итәк кия башлаган чоры бу. Әле джинсы чалбар кигән бу дип сөенсәк тә, аяк киеменнән күренеп торган күгәрчен тәпие кебек күшеккән аякларын кызганып куясың. Әбиләр юкка гына электән «аякларыгызны саклагыз» дип әйтмәгәннәр. Язгы киемнәргә иртәрәк күчү цистит, пиелонефрит кебек авырулар китереп чыгуга сәбәпче була икән. Шуңа күрә, матурлыкны түгел, сәламәтлекне беренче урынга куегыз.
Язга хас авырулар һәм аларны булдырмау хакында "Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге«нең медицина профилактикасы буенча табибы Александр СКРИПКОга мөрәҗәгать иттек.
— Яз килү белән кешеләр нинди авырулар белән очрашалар?
— Әлбәттә, көннәр җылытып җибәрүгә, кискен респиратор-вирус инфекциясе — (ОРВИ) һәм грипп белән авыручылар күбәя.
— Авыруның беренче билгеләре беленү белән һәм авырган очракта нәрсә эшләргә?
— Әгәр сез үзегездә салкын тиюнең беренче билгеләре: хәлсезлек, баш авырту, тән температурасының 39,0 градуска кадәр күтәрелүен сизәсез икән, өйдә калыгыз, урыннан торып йөрмәгез, күбрәк сыеклык эчегез һәм табибка мөрәҗәгать итегез.
— Ә авырмас өчен нишләргә?
— Беренче чиратта, гигиена кагыйдәләрен үтәргә: кулларны даими юарга һәм кешеләр күп булган урыннарда битлек кияргә кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше турында онытмаска: 7-8 сәгать йокларга, дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм чыныгу күнегүләре ясарга. Бүлмәгезне җилләтегез, дымлы чүпрәк белән бар җирне сөртегез һәм идәннәрне юыгыз.
Әлеге авырулар көчәеп китмәсен өчен (бронхит, пневмония) ел саен грипп һәм пневмококк инфекциясеннән вакцинация ясату да файдалы.
Түбәнкамалыларның да яз айларында ешаеп киткән авырулар хакында үз фикерләре:
Алисә Хуҗиева: «Әлегә кадәр язын-көзен депрессиядән интегүчеләр барлыгына игътибар итми идем. Быел шундый бер иратның хатыны белән тик торганнан гына талашып китүен, хәтта кул күтәрүен үз күзләрем белән күргәч, ышандым. Ә салкын тиюгә килгәндә, яшь чакта үзебез дә март башыннан яланбаш йөрүгә, капрон оекка күчә идек бит. Бәлки шуңадыр хәзер аяклар сызлап тилмертә...»
Гөлүсә Хәмидуллина: «Башкалар язны көтеп алганда минем урамга да чыгасым килми, чөнки аллергия белән интегәм. Таблеткалар да тулысынча булышмый. Тора-бара астма авыруына әйләнергә мөмкин дип тә куркыталар әле менә».
Күргәнегезчә, витаминнар кытлыгы, һава темпер атурасының кискен үзгәреп торуы, ел фасылының үзенчәлекләрен исәпкә алып киенмәү төрле авыруларга сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа күрә, яз җитүгә боларга аеруча игътибар итү мөһим.
Фото ntr-24.ru.сайтыннан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев