Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Яшь кычытканнан файдалы салат

Бу витаминлы ризык бик тәмле килеп чыга.

Безгә берәр бәйләм яшь кычыткан, яшел суган һәм петрушка, ике пешкән йомырка, ике кашык каймак һәм тәменчә тоз кирәк булыр.

Кычытканны дуршлаг өстенә куеп, өстенә берничә тапкыр кайнап чыккан су коеп алыгыз. Суы агып беткәч, вак итеп турагыз.

Яшел суган белән петрушканы, йомыркаларны да вак итеп турагач, барлык ингредиентларны бергә кушып, тоз, каймак салып бутагыз.

Салатның файдалы сыйфатлары юаглмасын өчен аны әзерләгәч тә ашап кую хәерле.
Чыганак
Фото: https://ru.freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев