Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Яман шеш китереп чыгара торган ризыкларны атаганнар

Алар ашказаны-эчәк юлларында яман шешкә китерә торган нитрозаминнар барлыкка китерә.

Табиб-терапевт Варвара Рубан составында канцероген булган ризыклар турында әйтеп үткән, дип яза «Ватаным Татарстан». 

Белгеч әйтүенчә, ашказанында яман шеш китереп чыгара торган иң куркыныч ризыклар — алкоголь, кызыл һәм эшкәртелгән ит, ысланган, тозланган ризыклар, соуслар, маргарин һәм кайбер яшелчә белән җиләк-җимешләр. 

Ашказаны-эчәк тракты өчен иң куркынычы — алкоголь, ә эшкәртелгән ит белән мавыгу ир-атларда мәни бизе яман шеше барлыкка китерергә мөмкин. 

«Чөнки колбаса, сосиски һәм консервларга нитрит өстиләр. Алар ашказаны-эчәк юлларында яман шешкә китерә торган нитрозаминнар барлыкка китерә», — ди белгеч бу җәһәттән.

Табиб шулай ук нитратлар һәм махсус ашламалар белән ашланган яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең сәламәтлек өчен куркыныч булуын әйтә. Тозланган азык-төлек тә, составында диметилнитритлар булу сәбәпле, онкология авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Табиб сәламәтлек өчен куркыныч булган тагын бер әйбер турында искәртә: бу — газлы эчемлекләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев