Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Финик җимеше яман шеш килеп чыгу ихтималын киметә, иммунитетны ныгыта

Рамазан аенда өстәлебездән хөрмә (финик) җимеше өзелми.

Ул яман шеш килеп чыгу ихтималын киметә, иммунитетны ныгыта. Монан тыш финик А витамины, фосфор, натрий, кальций, калий, лактин, пантотен серкәсе һәм башка төр витаминнар, минералларга, тешләрне кариестан саклаучы фторга да бай.

Финик җимешендә холестерин юк. Ул аз калорияле җимеш. Бер финикта — уртача 23 калория. Шуңа күрә артык авырлыктан интегүчеләргә, сәламәт тормыш рәвеше алып баручыларга алыштыргысыз азык, энергия чыганагы ул. Хөрмә җимеше күзләр, нерв системасы, акыл эшчәнлеге, эчәкләр өчен файдалы, энергия һәм яхшы кәеф чыганагы булып тора.

Дөрес, ул һәркемгә килешеп бетмәскә дә мөмкин. Бөерләрендә таш булган кешеләр, баш авыртуыннан интегүчеләргә хөрмәне күп ашамаска киңәш ителә. Ашказаны һәм эчәклегендә хроник авырулары булган кешеләр аларны пешкән килеш, мәсәлән, компотка кушып файдаланса яхшы. Финикны ашаганнан соң тешләрдә аның баллы тәме кала, бу кариес китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә ашаганнан соң тешләрне чистартырга кирәк.
Чыганак

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев