Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Эссегә чыдарлыгым калмады, сусадым, су бирегез...

Һава температурасы 26 градустан (кичә республикада 36 градуска җитте) югары икән, һәр сәгать саен су эчәргә киңәш ителә. Шулай ук бөтнекне (мята) төнәтеп эчәргә дә була. Кофе урынына яшел чәй эчегез. Иртән, тозлап, бер кисәк кара ипи ашарга була. Хәрби табиблар, озакка сузылган марш алдыннан солдатларга шуны киңәш итәләр... Эсседә...

Һава температурасы 26 градустан (кичә республикада 36 градуска җитте) югары икән, һәр сәгать саен су эчәргә киңәш ителә. Шулай ук бөтнекне (мята) төнәтеп эчәргә дә була. Кофе урынына яшел чәй эчегез.
Иртән, тозлап, бер кисәк кара ипи ашарга була. Хәрби табиблар, озакка сузылган марш алдыннан солдатларга шуны киңәш итәләр... Эсседә иртән һәм көндез күп ашарга киңәш ителми, ә кич туйганчы ашарга була. Тозны киметеп, үсемлек маен күбрәк салырга кирәк. Көндезге 11.00-12.00 һәм 16.00-17.00 сәгатьтә кояш нурларының организм өчен куркыныч икәнен онытмагыз.
Урамда кояш сугудан егылган кешене күләгәгә күчерергә, башын, тәнен су белән чылатырга (салкын су коярга ярамый!), минераль яки тоз салынган су эчерергә, «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк.
Квартир тәрәзәләренә яктылык кайтаргыч пленка, я калын ак кәгазь, яисә чәчәк төреп сата торган ялтыравык юка пленка ябыштырыгыз. Калын пәрдәләр белән тәрәзәне капларга була. Ишекләргә юеш җәймә элегез. Юыну бүлмәсенең ишеген ачык калдырыгыз, ә ваннаның дүртән бер өлешен салкын су белән тутырыгыз. Урамга чыкканда шешә белән су, валидол, нашатырь спирты алыгыз.
Автомобильдә балагызны (эт һ.б. йорт хайваннарын да) бер минутка да калдырып кереп китмәгез, чөнки туктап торган машинада температура 90 градуска кадәр күтәрелә. Шулай ук, машинада газ баллоннары, газ зажигалкалары калдырмагыз, шартларга мөмкин.
Балагызны су эчүдән тыймагыз. Суның минераль матдәләр аз булган «детская столовая» дигәнен эчерегез. Балсыз (!) газлы суны стаканга салып, берничә минут тоткач, ә кайнаган суга берничә тамчы лимон яки җиләк-җимеш согы салып бирегез. Гөлҗимеш, бөтнек яки алма салынган махсус чәй эчерергә дә ярый.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X