Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Чирен яшергән — үлгән

1 сентябрьдән медицина профилактикасы бүлекчәләре иртәнге җидедән кичке җиденче яртыга кадәр — ике сменада эшли.

«Кешенең гомер озынлыгы аның яшәү рәвешенә бәйле» диләр. Бу сүзләрне Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең баш табибы Руслан Вәлиев та раслады. 

«Гомер озынлыгының 20-25 проценты — экологик факторларга, 20 проценты — генетик үзенчәлеккә һәм бары тик 5-10 проценты гына сәламәтлек саклау системасына бәйле», — диде баш табиб җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә ясаган чыгышында. Р. Вәлиев шулай ук диспансерлаштыру узуның мөһимлегенә тукталды һәм, аның авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга ярдәм итүен ассызыклады. 

2022 һәм 2023 елларда диспансерлаштыру вакытында ачыкланган авырулар арасында кан әйләнеше системасы авырулары — беренче урында, онкология — икенче урында, шикәр диабеты — өченче урында, ашказаны-эчәк органнары авырулары — дүртенче урында, сулыш органнары авырулары бишенче урында тора. «Авырулар арасында кан әйләнеше системасы чирләре белән үлүчеләр беренче урында, икенче урында — яман шеш авырулары, өченче урында — башка сәбәпләр. Быелның җиде аенда 1144 кеше үлгән, шулардан — 255 е эшкә яраклы яшьтә», — диде Руслан Вәлиев. 

1 сентябрьдән, уңайлы булсын өчен, медицина профилактикасы бүлекчәләре иртәнге җидедән кичке җиденче яртыга кадәр — ике сменада эшли. Түбәнкамалылар Менделеев урамы, 46 һәм Төзүчеләр проспекты, 10Д поликлиникаларында барлык кирәкле тикшеренүләрне уза ала. Хәзер исә теләүчеләр шимбә көннәрендә дә 7.00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр диспансерлаштыру узарга мөмкин. 

18 яшьтән 39 яшькә кадәр диспансерлаштыруны өч елга бер тапкыр узарга киңәш итсәләр, кырык яшьтән соң ел саен медицина тикшерүе үтәргә кирәк.
Фото e-kama. ru. сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев