Бәйрәм көннәрендә хастаханәләрнең эш вакыты
Түбән Кама сырхауханәләренең ял һәм бәйрәм көннәренә эш вакытлары билгеле булды.
Үзәк хастаханәнең сырхауханәләре:
1 нче һәм 2 нче май көннәрендә ял көне графигы буенча эшләячәк.
8.00 –15.00 сәгатьләрдә кизү табиб кабул итә.
3 нче май көнне сырхауханәләр 8.00 – 18.00 гә кадәр эшләячәк. Бу көнне авырулар табибны өйгә чакырта алачак.
Перинаталь үзәкле балалар шәһәр сырхауханәләре:
30 апрельдә кизү режимда эшли. 8.00-14.00 сәгатьләрдә кизү педиатрлар кабул итәчәк. 8.00-13.00 сәгатьләрдә табибны өйгә чакыртырга мөмкин.
1- 3 май – ял көннәре дип игълан ителде. Кичектергесез хәлләрдә “приемный покой”га мөрәҗәгать итәргә яки ашыгыч ярдәм чакыртырга була.
3 майда 8.00 –14.00 сәгатьләрдә сырхауханәләрдә инфекция йоктыру-йоктырмау турында белешмәләр бирү өчен фельдшер эшләячәк.
1, 2 һәм 3 май көннәрендә хатын-кызлар консультациясендә – ял көннәре. 30 апрельдә 8.00 –14.00 сәгатьләрдә дежур табиблар кабул итә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев