Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Бизгәк тә бар

Россиядә узган гасырның егерменче һәм илленче елларында күзәтелгән бизгәк (малярия) чире кабат әйләнеп кайта бугай, бу юлы - ерак Һиндстан аша. Гыйнвар аенда Ульяновск һәм Свердловск өлкәләрендә шундый ике очрак теркәлеп, берсе авыру кешенең үлеме белән төгәлләнгән. Узган ел Пермь краенда өч очрак билгеле булган. Бизгәкне аларның барысы да үзләре...

Россиядә узган гасырның егерменче һәм илленче елларында күзәтелгән бизгәк (малярия) чире кабат әйләнеп кайта бугай, бу юлы - ерак Һиндстан аша. Гыйнвар аенда Ульяновск һәм Свердловск өлкәләрендә шундый ике очрак теркәлеп, берсе авыру кешенең үлеме белән төгәлләнгән. Узган ел Пермь краенда өч очрак билгеле булган. Бизгәкне аларның барысы да үзләре ял итәргә барган Һиндстаннан (Гоа уртавы) һәм Үзәк Африкадан ияртеп кайтканнар.
 
Сезнең арада да җылы илләргә ялга җыенучылар табылыр, бәлки, шуңа күрә, түбәндәгеләрне белеп торыгыз. Тропик илләрдә ял иткәндә үзегезне черкидән сакларга кирәген бер минутка да онытмагыз. Тәнегезнең ачык урыннарына черки һ.б. бөҗәкләрне куркыта торган мазь һ.б. сылагыз, тәрәзәләрне, ишекләрне марля яки махсус челтәр белән каплагыз. Бүлмәгә аэрозоль инсектицид сиптерегез. Әлбәттә, читкә чыкканда путевка бәясе белән кызыксынудан тыш, андагы эпидемиологик хәл турында туроператордан сорау үзегез өчен үк яхшы булыр. Бизгәк эләктерү куркынычы булган илдән кайткач, өч (!) ел дәвамында тән температурагыз күтәрелүгә үк табибка күренергә һәм үзегезнең тропик илдә ял иткәнегезне аңа әйтергә тиеш буласыз.
 
Район үзәк дәваханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Елена Пискарёва, бүлек мөдирләре белән уздырылган планёркада табиб янына килүчеләрнең тропик илләрдә булу-булмаулары белән кызыксыну мөһимлеген искәртте. Бизгәк - йогышлы авыру, ул «малярия» тарата торган черки тешләве аша күчә. Аңа бизгәк, тән туңуы, бик нык тирләү, буыннар сызлавы, косасы килү, баш авыртуы, хәлсезлек, талакның һәм бавырның зураюы хас. Тән температурасы югары булмаска да мөмкин.
 
Сүз уңаеннан, безнең Түбән Кама шәһәрендә һәм районында малярия черкиенә каршы чара буларак, елга-күл буйлары ел саен санитария ягыннан тиешенчә эшкәртелә икән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев