Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Безнең Түбән Камада әлегә грипп юк

Күрше Чаллыда узган атнада ук грипп белән чирләү очраклары теркәлгән. Түбән Камада әлегә бу куркыныч авыру күзәтелмәгән. Әмма салкын тиюдән зарланып һ.б. авыру белән, район үзәк дәваханәсенең 1нче һәм 2нче поликлиникаларына көн дә мең ярымлап кеше мөрәҗәгать итә икән. Поликлиникаларда узган ел азагыннан ук борыннарны һәм авызларны марля бәйләвечләр белән...

Күрше Чаллыда узган атнада ук грипп белән чирләү очраклары теркәлгән. Түбән Камада әлегә бу куркыныч авыру күзәтелмәгән. Әмма салкын тиюдән зарланып һ.б. авыру белән, район үзәк дәваханәсенең 1нче һәм 2нче поликлиникаларына көн дә мең ярымлап кеше мөрәҗәгать итә икән.
Поликлиникаларда узган ел азагыннан ук борыннарны һәм авызларны марля бәйләвечләр белән каплап йөрсәләр дә, ке-
шеләрнең чирлесе дә, сәламәте дә автобусларда бергә бара. Олылар - эш урыннарында, балалар исә бакчаларда һәм мәк-тәпләрдә аралашып, бер-бер-сеннән чир йоктыру курынычы арта.
Бездә грипп юк дип, һич тә тынычланырга ярамый. Грипп йокмасын өчен, берничә гади нәрсәне үтәргә кирәк: урамнан кайтып кергәч, кулларны сабынлап юарга (башка җирдә мөмкинлек булмаса, аптекадан яки кибеттән сатып алып, үзегез белән махсус юеш салфтекалар йөртегез); квартир тәрәзәләре форточкасын ачып, бүлмәләрне җилләтегез (моны эш урыннарында да онытмагыз); суган белән сарымсак ашагыз (өстәл өстенә һ.б. туралган суган-сарымсак куегыз).
Әгәр дә кинәт кенә тән температурагыз күтәрелеп, туктаусыз ютәлли башласагыз, күкрәк читлегегез, буыннарыгыз авыртса, хәлсезлек тойсагыз, табиб чакыртыгыз. Грипп белән чирләгәндә дә, хәтта, эчегез китәргә, тәнегезгә тимгел-тимгел таплар чыгарга мөмкин. Чирне аяк өстендә уздырудан һәм үзбелдеклеләнеп дәваланудан сакланыгыз.
Табиблар әйтүенчә, сулыш юлына салкын тию очракларының 90 процентында чирле кешенең борыны томалана, тамак төбе авырта, тирли, тән температурасы бераз күтәрелә, буылып ютәлли. Үпкә чире, йөрәкнең ишемик авыруы, шикәр чире, унике илле эчәктә яки ашказанында җәрәхәт булганда, алдан ук, профилактика чаралары күрергә киңәш ителә.
Вируска каршы, «Оксолиновая» дигән мазь, интерферон, «Амиксин» һ.б. препаратлар кулланырга ярый. Иң мөһиме, чир эләккәч тә, бер тәүлек дәвамында табиб чакыртырга кирәген истә тотыгыз. Онытмагыз: кешенең сәламәтлеге - үз кулында!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X