Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Белгечкә барырга кирәк

Тире-венерология диспансерында «Сәламәтлек мәктәбе» дәресләре башланды. Биредә псориаз белән авыручылар дерматологлар белән очрашты, сорауларын бирделәр, дәвалауның яңа ысуллары турында белешә алдылар.

Табибның һәр сүзен шәкертләр тырышып дәфтәргә язып бара. Псориаз – бик җитди авыру, вакытында белгечкә мөрәҗәгать итмичә, үз белдекләре белән дәваланучылар өчен бу бик начар тәмамланырга мөмкин. Табиблар тирене дөрес карау, туклану, дәвалану турында мәгълүмат бирә. Авырулар әйтүенчә, мондый дәресләр бик мөһим. Быел гына да псориаз диагнозы 200 түбәнкамалыга куелган. Килеп чыгу сәбәбе, кызганычка, әлегә билгесез. Әмма, аның кешенең психик халәтенә бәйле икәне расланган.
Мәктәпләрдәге киләсе дәресләр турында 39-19-26 номеры буенча белешергә мөмкин. Икенче очрашу 24 октябрьдә 14.00 сәгатьтә булачак. Табиблар экзема һәм атопик дерматит турында сөйләячәк.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев