Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Бавыр эшчәнлеген яхшырта торган азык турында билгеле булды

Бу аминокислота бавыр, бавыр авырулары белән бик шәп эшли.

Бавыр эшчәнлеген һәм торышын яхшырту өчен 50 грамм булса да эремчек ашарга кирәк. Сәламәт булмаган яшәү рәвеше алып баручы кешенең бавыр читлекләрендә акрынлап май җыела башлый. Аны киметергә метионин — эремчектә булган аминокислота ярдәм итә, дип сөйләде табиб-диетолог Нурия Дианова. Бу турыда РИА Новостига нигезләнеп Татар-информ хәбәр итә.

«Бу аминокислота бавыр, бавыр авырулары белән бик шәп эшли. Мин метионин бавырда майның кимүенә ярдәм итә дип әйтер идем. Фәнгә нигезләнсәк, эремчек бавыр күзәнәкләренең метаболизмын яхшырта дип әйтергә мөмкин», — дип ачыклык кертте диетолог.

Шуңа күрә көн саен кешегә кимендә 50 грамм эремчек ашарга киңәш ителә, ди ул.

«Минем фикеремчә, эремчекне теләсә кайсы вакытта ашарга була, әмма порцияләрдә аерма бар. Иртәнге ашка 50 грамм эремчек җитә. Төшке аш вакытында 100 грамм, кичке ашка шулкадәр үк ашарга була», — диде Дианова.

Аның сүзләренчә, эремчек составында кеше организм өчен файдалы матдәләр җыелмасы бар.

Фото: freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X