Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Артык зарланмыйбызмы?

Авыр тормышта үскән безнең чор кешеләре белән сөйләшә башласаң, «хәзер без беркемгә дә кирәк түгел, дәваханәгә барсаң, сезнең картлык чире, дип карамыйлар да, даруга язу биреп кайтарып җибәрәләр», дип зарланалар. Кешенең яше барган саен, эчке әгъзалары да таушала, туза. 77 яшькә җитеп моңа кадәр авырганым юк иде. Узган ел инфаркт...

Авыр тормышта үскән безнең чор кешеләре белән сөйләшә башласаң, «хәзер без беркемгә дә кирәк түгел, дәваханәгә барсаң, сезнең картлык чире, дип карамыйлар да, даруга язу биреп кайтарып җибәрәләр», дип зарланалар.
Кешенең яше барган саен, эчке әгъзалары да таушала, туза. 77 яшькә җитеп моңа кадәр авырганым юк иде. Узган ел инфаркт булып, ике атна кардиология бүлегендә дәваланып чыктым. Көз аенда кан басымы күтәрелеп, ашказаным авыртып, «ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килде. Ике бригаданың да табиблары төгәл диагноз куя алмыйча китеп бардылар. Бәйрәм төнендә, тагын «ашыгыч ярдәм» чакырдык. Ниһаять, ул бригада табибы тәҗрибәле, үз эшенең остасы булып чыкты. Авыртуның ничек башлануы һ.б. турында сорашкач, район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегенә китерделәр.
Ял көннәрендә караучы булмас, дигән уйлар узды башымнан. Бәхетемә, инде 40 ел кешеләрне үлем тырнагыннан тартып алучы табиб Ягъфәр Галимов бик игътибар белән тикшерде... Иртәнге сәгать алтыда операция өстәлендә ята идем инде. Хәзерге табибларның осталыгы, даруларның көчле тәэсире белән, операциянең үткәнен сизмәдем дә. Реанимация бүлмәсендәге шәфкать туташлары авыртуны баса торган уколлар ясап, системалар куеп, ике тәүлек дигәндә интенсив терапия бүлмәсенә күчерделәр. Гомуми палатада ун көн дәвамында яттым. Операция ясаучы хирург Ягъфәр Галимов, дәвалаучы табиб Фәрәгать Хайретдинов тәүлекнең һәр сәгатендә кереп хәлемне белешеп тордылар. Хирургия бүлегендәге чисталык, тәртип анда эшләүче һәркемнең үз хезмәтенә намуслы карашы, чирлеләргә рәхимле мөнәсәбәте бирегә килеп эләгүчеләрдә тизрәк аякка басу, терелү теләге уята.
«Безне карамыйлар, акчаң булмаса, дәваламыйлар да», дип юкка зарланмыйк әле, бераз гына тормышның ак ягын да күрә белеп, сәләмәтлегебезне саклаучы табиблар, шәфкать туташлары һәм санитаркалар барлыгына шөкер итик һәм аларның үзләренә дә сәламәтлек, гаилә бәхете телик.
Габделхәй САЛИХОВ.
Түбән Кама шәһәре.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев