Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Антибиотикларны табиб кына билгели!

Интернетта мәгълүмат күп булу сәбәпле, яшь ата-аналар еш кына балаларына һәм үзләренә диагнозны да үзләре куя, дәвалау курсын да билгели.

Табибка күренәсе урында, кайберәүләр антибиотик сатып алырга даруханәгә юнәлә. Әлбәттә, болай эшләргә ярамый. Теләсә нинди дару кабул итү хәлне катлауландырырга мөмкин. Авыру билгеләре вакытлыча юкка чыга, ә бу табибка дөрес диагноз куярга комачаулый.
Һәр антибиотик аерым микроорганизмнарга гына тәэсир итә. Кайсы авыруга нинди дару кирәклеген табиб кына белә. Килешмәгән очракта да ул гына башкасын билгели. Бигрәк тә балаларга, шулай ук йөкле һәм имезүче хатыннарга сак булырга кирәк.
Антибиотикларны чамадан тыш эчү сәламәтлеккә зыян китерә, иммунитетны бетерә, дисбактериоз барлыкка килә. Шул ук вакытта табиб билгеләгән даруны тиешле кадәр эчеп бетерү мөһим, күләмен үзегез теләгәнчә үзгәртмәгез. Кайбер кешеләр хәлләре яхшыруга, курсны туктата. Әмма авыруга китергән вирус һәм бактерияләр организмда кала әле. Алар башка бактерияләргә бу антибиотикка каршы көрәш юлларын «өйрәтәчәк». Димәк кабат авырган очракта бу дару ярдәм итмәячәк.
Россия даруханәләрендә, антибиотикларны рецептсыз сатыла дип алырга ашыкмагыз. Башта табибка күренегез!

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев