2024 елда Түбән Камада 212 кешедә диспансеризация вакытында яман шеш авыруы ачыкланган
2024 елда 103 меңнән артык түбәнкамалы диспансеризация узган.
Бу хакта Түбән Кама мэры Рамил Муллин сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, тикшерү нәтиҗәләре буенча 1 272 кешедә — кан әйләнеше системасы авырулары, 334 кешедә — ашкайнату органнары авырулары, 212 кешедә — яман шеш, 134 кешедә сулыш органнары авырулары ачыкланган.
«Табиб буларак, даими тикшерүләр сәламәтлекне саклап калырга һәм озак яшәргә ярдәм итә дип ышанам», — диде Рамил Муллин.
Коронавирус кичергән 12,8 меңнән артык кешегә 2025 елда тирәнтен диспансеризация узарга туры киләчәк, профилактик медицина тикшерүләре 13 меңнән артык кешене колачлаячак, барлыгы 98 меңгә якын өлкән кешене тикшерәчәкләр, ә репродуктив тикшеренүләр 34 меңнән артык кешегә кагылачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев