Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

"Ятып калганчы, атып кал!"

Безнең татар халкында «Ятып калганчы, атып кал» дигән бик матур бер мәкаль бар. Шушы мәкальгә таянып, без дә тәвәкәлләргә булдык әле, җәмәгать. Сыйныфыбыз белән уйлаштык та, мәктәп күләмендә сорашу үткәрергә булдык.

Без, 9 «Б» сыйныфының барлык җиргә дә «борынын тыгарга» яратучы берничә егете һәм дә үзем, кызык-сынуыбызны җиңә алмыйча, төрле сыйныф укучылары белән әңгәмә оештырырга планлаштырдык. Юкны бушка аударырга күнекмәгәнбез, кабинет бетереп йөрүебезнең сәбәбе дә бик җитди: җәмәгатьчелек белән саф татар телендә аралашу, безне кызыксындырган төп сорауга җавап табу. Төп коралларыбыз – кәгазь, каләм, фотоаппарат һәм яхшы кәеф. Әйе, берничә көн журналист ролендә булып карыйк әле. Билгеле инде, «чиле-пешле»рәк журналистлар, ә шулай да...

Маршрутыбыз – 9-10 нчы сыйныфлардан башлана һәм мәктәбебезнең «йөзек кашы» 11 «А» да тәмамланачак.

1 нче тукталышыбыз – 9 «А» сыйныфы:

– Хәерле көн! Без бүген «Армиягә барабызмы?» соравына җавап эзлибез. Үзегез белән таныштырып китегез әле.

– Мин – Роман Прытков, мәктәбебездә 9 нчы ел белем алам. Сезнең соравыгызга бик теләп җавап бирәм: мин киләчәктә үземне хәрби итеп күз алдыма китерәм. Бу минем кече яшьтәге хыялым. Үз илемә кирәкле кеше булып, файда китереп яшәргә исәп!

Аида Хәлилова: Ә мин кеченәдән полиция хезмәткәрләре турында фильмнар карап үстем. Минем фикеремчә, бу һөнәр ияләре тәвәкәллек, гаделлек, батырлык кебек сыйфатларга ия булырга тиеш. Әнием кечкенәдән миндә ныклы холык тәрбияләде һәм бүгенге көндә мин хокук саклаучы булырга белем алу өчен тулысынча әзер!

Ильяс Нуриев: үз илемә кирәкле, файдалы кеше буласым, төпле белем аласым килә. Әлбәттә, армиягә дә барачакмын. Солдат хезмәте үтү – һәр егетнең изге бурычы.

Азат Зыятдинов: Мин киләчәктә үземне хәрби итеп күз алдыма китерәм. Туган илемә, Ватаныма хезмәт итәчәкмен. Беркайчан да сугышлар булмасын иде.

Рәмис Хафизов: Без этнокультура сыйныфында белем алабыз, шуңа күрә кечкенәдән үк телебезнең байлыгына сокланып, татар әдипләренең иҗаты белән кызыксынып үстек. «Армиягә барабызмы?» дигән сорауга, без, берсүзсез, «Әлбәттә!» – дип җавап бирәбез, чөнки без – Җәлилләр, Алишлар, Кутуйлар үрнәгендә тәрбияләнеп үскән егет-кызлар!

Сезгә зур рәхмәт әйтеп, киләчәктә уңышлар телибез һәм юлыбызны дәвам итәбез.

Сораштыру барышында төрле фикерләр ишетергә туры килде. Бәхәсләшеп тә алдык. Күп кенә егетләребез сәламәтлекләреннән зарландылар: «Гел хастаханә юлында йөрергә туры килә», – дип, үз борчулары белән уртаклаштылар. Әңгәмә барышында кайбер егетләрнең әти-әнисе армия хезмәтенә каршы икәнлеген дә ачыкладык.

Без үзебезне кызыксындырган сорауга җавап таптык, дуслар. Күп егетләр армиягә барырга әзер, ләкин югары белем алу – аларның төп максаты. 11 нче сыйныфны тәмамлаган егетләребез, инженер, инглиз теле укытучысы, табиб, IT-белгечләр булырга хыялланалар. Без аларга киләчәктә бары тик хыялларының чынга ашуын теләп калабыз!

Тормыш казанында кайнап, мәшәкатьләр эчендә югалып калмыйча, үз туган телеңдә иркенләп сөйләшеп, сайлаган һөнәреңә, тормышка, хыялларыңа тугры булып яшәү – үзе бер бәхет. Безнең фикеребезчә, үзебез оештырган бу чара бик кызыклы һәм файдалы. Интервью барышында без күп мәгълүмат алдык, бер-беребезгә файдалы киңәшләр бирдек, тормышның бер агымында йөздек.

Түбән Кама шәһәре 29 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең 9 «Б» сыйныфы укучылары

 

Сезгә әйтер сүзем бар

(Татар кызының Фатих Кәримгә мөрәҗәгате)

Фатих абый, сезгә генә

Әйтер сүзем күбәйде.

Кайсысыннан башлыйм икән,

Кайсысы иң кирәге?

Нигә икән бу егетләр

Армиягә китмиләр?

Хезмәт итәргә кирәген

Әллә алар белмиләр?

«Ир-егетләр-ил тоткасы» –

Дигән сүзләр хак микән?

Акыллы, кыю егетләр

Кай җирдә яши икән?

Сыра белән томаланган

Күбесенең акылы,

«Компьютер»дип җенләнә

Егетләрнең «асылы».

Йөрәк әрни, Фатих абый,

Кем безне яклар икән?

Алай-болай сугыш булса,

Безне кем саклар микән?

«Алла үзе сакласын», – дип

Теләргә генә кала,

Сезнең кебек егетләр юк,

Кем безне яклый ала?

Фатих абый, кайда соң ул

Сезнең кебек егетләр?

Кыю, батыр һәм намуслы

Ныклы корыч кебекләр.

Заманадан артта калган

Тиле кыздыр мин, бәлкем,

Шагыйрь абый, соравыма

Җавап бирер икән кем?

Диләрә Мансурова, 29 нчы мәктәпнең 9 «Б» сыйныфы укучысы

 

Минем әтием

Безнең әти кызык кеше:

Гел шаян сүзләр сөйли,

Тормыштан тәм табып яши,

Көлеп-елмаеп йөри.

Нишләп әле елмаймасын?

Гаиләбез бер дигән!

Бик күп тормыш серләренә

Өйрәнәбез әтидән.

Әти кебек алтын куллы

Булсын иде егетләр.

Сабыр, тыныч, бик акыллы –

Юктыр аның кебекләр...

Хатын-кызны хөрмәт итә,

Әти-әнисен зурлый,

«Кызларым», – дип үлеп тора –

Минем әтием шундый!

Армиядә хезмәт иткән,

Мактауга лаек булган,

Кайсы сыйфатын алсаң да,

Барлык яктан да уңган!

Яшь чагында ук әтием

Булган бик игътибарлы.

Күңеле йомшак әтинең,

Түзем ул, миһербанлы.

Солдатта булган фотосын

Күрсәтим әле сезгә.

Кара, ничек матур итеп,

Елмая үзе безгә...

Ике ел солдат хезмәтен

Гадел итеп үтәгән.

Туган ягына кайткан ул:

Башка җиргә китмәгән.

Эшендә хөрмәт итәләр,

Өйдә безгә чын терәк.

Тормыш гөрләп торсын дисәң,

Шундый әтиләр кирәк!

Нурзилә Гыйлаҗева, 29 нчы мәктәпнең 6 «Б» сыйныфы укучысы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев