Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Яшьлек – канатланып очар чак

Яшьлек – кешенең шәхес буларак формалашкан, уңышка омтылган иң гүзәл чоры. Яшьләр тормыш тәҗрибәсе туплый, киләчәккә корган уй-хыялларын тормышка ашыра.

Вакыт узган саен замана да, яшьләрнең тормышка карашлары, уйлары, фикерләре дә үзгәрә. Бүгенге сәхифәдә Түбән Кама педагогика көллияте дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесенең студентлары үзләренең тормышка карашлары һәм планнары, бүгенге көн казанышлары турында сөйләр.

 

Мактаулы эшләребез бар

 

Безнең көллияттә төрле яклап сәләтле яшьләр белем ала. Көллиятебездә конкурентлыкка ия булган югары квалификацияле педагогик кадрлар әзерләүдә студентларда иҗади сәләт, милли үзаң үстерүгә зур игътибар бирелә. Без төрле чараларда катнашабыз һәм җиңүләргә ирешәбез. Инде икенче ел көллиятебез студентлары «Студентлар язы» фестивалендә призлы урыннар яулый.

Узган уку елыннан көллиятебездә «Инфотәнәфес» проекты булдырылды, истәлекле даталар хөрмәтенә төрле формаларда уздырабыз.

Өченче ел инде минем тарафтан булдырылган «Эко игелек» проекты буенча эш алып барыла, аның ярдәмендә балалар һәм яшүсмерләрнең ялын оештыруның яңа формалары тормышка ашырыла.

Хәзерге вакытта мин «Түбән Кама шәһәре Студентлар лигасы» рәисе вазыйфаларын башкарам.

Планнарда шәһәр студентлар үзәге булдыру, анда студентлар үз инициативаларын гына күрсәтеп калмыйча, кирәкле консультацияләр дә ала алачак. Туган көллиятнең студентлар советы рәисе буларак, аларны актив эшчәнлеккә җәлеп итү өчен мотивлаштыру программасын кертергә телим.

Райнур Әхмәтшин, 2 нче курс студенты

 

«Күп тел белү – яхшы, ана телең үги калмаса»

 

Җәйге болын үзенең төрле төстәге чәчәкләре белән матур булган кебек, Татарстан Республикасы да күпмилләтле булуы белән гүзәл һәм эчтәлекле. Ә милләтләрнең дус, бердәм яшәве безне куандыра. Татулыкның нигезе нәрсәдә соң? Әлбәттә, аларның берсен-берсе хөрмәт итеп, аралашып яшәвендә.

Мин – гади бер татар кызы, өч тел белүем белән горурлана алам. Аның берсе – мине ерак Европа, дөнья мәдәнияте белән бәйләүче инглиз теле. Бу тел – киләчәк теле. Ул миңа төрле ачышлар ясарга, чит ил кешеләре белән танышырга, аралашырга, сәяхәт итәргә мөмкинлек тудырачак.

Икенчесе – бөек рус теле. Рус теле – күп гасырлар дәвамында безнең ил халыкларын берләштерүче зур көч. Ул – безнең Ватаныбыз халыкларының үзенчәлекле мәдәниятләрен саклау һәм үстерү гаранты, мәдәни багланышлар коралы.

Һәм әлбәттә, туган телем! Татар теле – туган телем. Әниемнең миңа тапшырган иң зур бүләге, нәселемнең, халкымның төп билгесе, Республикамның дәүләт теле.

Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы, ди халкым. Моның шулай икәнен инглиз, рус телләре буенча ярышларда катнашкач, конференцияләрдә татар телендә чыгыш ясау шатлыгын кичергәннән соң аңладым. Телнең кодрәте дә шунда ачылды. Әлбәттә, минем тырышлыкларым бушка китмәде, гел «бишле» билгеләренә генә укуым, төрле чараларда нәтиҗәле актив катнашуым югары бәяләнде – мин 2022-2023 уку елына Россия Федерациясе Хөкүмәте стипендиясенә лаек булдым!

Шагыйребез Равил Фәйзуллин, Дәрдемәнд фикерен дәвам итеп: «Күп телләрне белү – яхшы шөгыль, туган телең үги калмаса. Җанын салып әйткән әткәң сүзен синең аша балаң аңласа», – дип язган.

Розалина Галимова, 2 нче курс студенты

 

Уку белән спортны бәйләп

 

Түбән Кама педагогика көллиятендә физик культура укытучысы белгечлеге буенча белем алам. Хәзерге вакытта мин билбау көрәше буенча спорт мастерына кандидат булып торам һәм дзюдо буенча I зурлар разряды, шулай ук шул ук спортта III дәрәҗә судья категориям бар. Бүгенге көндә мин дзюдо буенча тренер булып эшлим һәм яшь дзюдочыларны өйрәтәм. Үсеп килүче буынны физик яктан үстерү һәм сәламәтләндерү бүгенге көндә бик мөһим булып тора.

Форпост отрядының ирекле ярдәмчеләре, спорт әзерлеге белән шөгыльләнәбез, Түбән Кама шәһәре Эчке эшләр идарәсе бүлеге белән элемтәдә торабыз, көллияттә һәм шәһәр күләмендә үткәрелгән чараларда хокук тәртибен тәэмин итәбез. Шулай УК без көллиятебездә патриотик тәрбия юнәлешен дә җитәклибез, студентларның хокукый грамоталылыгын, социаль җаваплылыгын үстерүгә зур игътибар бирәбез, законга хөрмәт тәрбиялибез. Безнең бурыч – яшүсмерләрдә үзаң һәм тормышка дөрес мөнәсәбәт формалаштыру; аралашу культурасының гомумкешелек нормаларын формалаштыру, наркомания, эчкечелек һәм тәмәке тарту профилактикасы буенча дәрестән тыш чаралар уздыру.

Һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен «Ел казанышы» республика премиясендә мин җитәкләгән «Түбән Кама патриотлары» Форпост отряды республикада иң яхшылардан булып, җиңү яулауга иреште!

Адилә Бушмакина, 3 нче курс студенты, Форпост отряды командиры, дзюдо буенча спорт мастерына кандидат, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы премиясе иясе.

 

"Гаиләм кебек"

 

Мин 4 ел буе төркемебезнең старостасы булдым. Һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен «Ел казанышы» республика премиясендә «Иң яхшы староста» номинациясендә җиңү яуладым.

Төркемебез сәләтле студентларга бик бай: бию, музыка, волонтерлык, хезмәт отрядлары, спорт белән шөгыльләнүчеләр күп. Узган ел матбугат үзәге һәм «Ореон медиа» мәктәбен булдырдым. Әлеге мәктәптә студентларны заманча IT-технологияләр ярдәмендә материаллар эшкәртергә өйрәтәм.

Мин җәмәгать эшчәнлегендә актив катнашам һәм моңа үземнең төркем студентларын да тартам. Без бергәләп территорияне чүп-чардан чистартабыз, ирекле акцияләрдә катнашабыз.

Полина Михеичева, 4 нче курс студенты

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев