Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Халыкара бәйгедә — беренче!

28 мартта Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «Татар сүзе» халыкара бәйгесенең гала-концерты узды.

Түбән Каманың "Балалар иҗаты үзәге«нә йөрүче Азалия Кәримова (җитәкчесе Марат Абдуллин) үз яшь категориясендә 1 урынны алды.

Азалия Кәримова «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфында укый. Кечкенәдән нәфис сөйләмгә гашыйк. Инде җиде ел мәдәният идарәсе оештырган шәһәркүләм чараларда алып баручы буларак катнаша, 2019 елдан «Шаян ТВ» каналында «Шаян балалар» тапшыруында алып баручы. 

Азалия «Татар сүзе», «Җәлил укулары» халыкара конкурсларында, республика бәйгеләрендә, «Сүз көче» гаилә әдәби бәйгесендә җиңү яулады. Шәһәребезнең НТР каналы оештырган «Сәләтеңне күрсәт» телевизион проекты җиңүчесе. 

Әлеге уңышлары өчен ул 2022 елда Түбән Кама шәһәре башлыгы Рамил Муллин премиясенә ия була. 

29 март көнне «Көмеш кыңгырау» газетасы белән даими хезмәттәшлеге өчен «Яшь журналист» номинациясендә диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. 

Әлеге Халыкара бәйгегә килгәндә, «Катнашып, тамашачыга сүзнең көчен, тирән фикерне җиткерәсем, үз көчемне сынап карыйсым килде. Үз телеңдә әйткән сүз йөрәктән чыгып, йөрәккә барып җитәсенә һәрвакыт ышанам», — ди ул. Быел "Татар сүзе«нә 3200 гариза килгән, аның географиясе дә елдан-ел киңәя: Татарстан, Башкортстан, Рәсәйнең төрле шәһәрләреннән генә түгел, Төркия, Казахстан, Белоруссия һәм башка илләрдән дә гаризалар кабул ителгән.

— Ә җиңүгә ирешүдә репертуарны дөрес сайлау, тирән мәгънәле, бүгенге көндә дә шигырьнең актуаль булуы һәм тулысынча шигырьне аңлап сөйләү ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Мин үзем Рифат Сәлахның «Татар иле» шигырен сөйләдем. Уңышларымда һәм җиңүләремдә кечкенәдән нәфис сүзгә мәхәббәт уятучы әбием Нәфисә Шәрипованың өлеше бик зур. Ул «Актаныш FM» радиосында журналист, диктор, яңалыклар бүлеге житәкчесе булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Ә бәйгеләргә репертуар сайлаучы, мине сөйләргә өйрәтүче, костюмнар табучы кеше — әнием Гөлнара, — ди Азалия Кәримова. 

Әлеге уңышлары аңа мәктәптә укуына комачауламый. Ул яхшы билгеләргә генә укый. Биология фәне буенча шәһәр күләмендә олимпиада призеры. Азалия Кәримованың яшәү девизы: «Тормыш ул — велосипед. Әкренәергә була, ә туктасаң — егыласың. Шуңа күрә тукталмыйча, бары алга барырга!» — ди ул. 

Без дә үз чиратыбызда милләт җанлы кызыбызга, куйган максатларына ирешүен телибез.
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев