Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Саулыгың турында кайгырт!

Саулык – зур байлык, диләр. Әйе, сәламәтлек – бәхет чыганагы ул. Туклану һәркем өчен дә мөһим нәрсә, чөнки кеше тукланмыйча яши алмый. Моның белән кеше үзенә кирәкле энергия ала. Бу хакта 28 нче мәктәп укучылары нәрсә уйлыйлар икән? «Дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе» дигән темага ничек җавап бирерләр?

Аделина Миңнекаева: Дөньяда сәламәтлектән дә зур байлык юк. Аның өчен, дөрес тукланырга, күбрәк хәрәкәтләнергә һәм саф һавада ял итәргә кирәк дип уйлыйм. Кеше витаминлы һәм минераль матдәләр кергән ризык белән тукланырга тиеш.

Ильвина Еремеева: Минем уйлавымча, чипсалар, гамбургерлар, роллалар ашау - үсеп килүче яшь организм өчен зыянлы. Эш белән ничек кенә мәшгуль булсаң да, саулыгың турында кайгыртырга кирәк дип уйлыйм.

Ильяс Хөснетдинов: Ә чипсалар ашау, кока-колалар эчү – артык зыянлы тугелдер, чөнки мин аларны бик яратам.

Чулпан Мусина: Безнең сыйныфта укучы кайбер кызлар диетада утыралар. Минемчә, диета – организм өчен куркыныч. Аны рациональ туклану белән алмаштырырга мөмкин. Кеше күбрәк чикләвек, төрле ярмалар, сөт ризыклары ашарга тиеш дип уйлыйм.

Әмирә Әхмәтова: Дөрес билгеләнгән диетаның тәнебез тазасау булсын өчен әһәмияте зур. Күпчелек авырулар шундый диета белән дәвалана, шуңа күрә дөрес ашау зарур.

Сәмирә Хисмәтуллина: Минемчә, көнгә 3-4 мәртәбә тукланырга кирәк. Ашаган ризыгыбыз җылы булырга тиеш дип саныйм.

Әдилә Фәхретдинова: Дөрес туклану – кеше сәламәтлеге өчен иң кирәкле нәрсә. Бу безнең тышкы кыяфәтебездә дә чагыла. Матур буласың килсә – дөрес туклан!

Эвелина Кузьмина: Һәр кеше иртән бер стакан су эчсә – әйбәт. Көнгә ике җимеш, өч төрле яшелчә ашасак – яхшы! Шулай ук кешенең сөякләре нык булсын өчен, балык ашау файдалы.

Әмир Хәйретдинов: Минем әти – әнием дөрес туклануга зур игътибар бирәләр. Әнием мине файдалы, витаминлы ризыклар белән генә туендырырга тырыша. Чаманы белеп, яшелчә, җиләк-җимешләр куллансаң, майлы ризыкларны тиешле күләмдә ашасаң – сәламәт булырсың.

Төгәлләп шуны әйтәсе килә: халкыбыз элек–электән сәламәтлегенә зур игътибар биргән. Саулык кешегә табигать тарафыннан бирелгән байлык, аның кадерен белү мөһим. Сәламәт булып үсәр өчен, туклыклы ризыклар ашарга кирәк, чөнки дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе.

Ризыгыбыз нинди – без шундый

Витаминлы азык-төлек, ашаган ризыгыбыз организмның күзәнәк структурасын төзү өчен бик кирәк. Организм кулланган энергия чыганагы да ул безнең ашамлыгыбыз. Азык белән кергән туклыклы матдәләр безнең күзәнәкләрне яңарта, файдалы матдәләргә баетып тора. Сәламәтлек диеталары – сәламәт яшәү рәвеше яшьлекне озынайта, матур калырга ярдәм итә. Менә шуңа күрә без нәрсә ашавыбызны, нәрсә эчүебезне төгәл белергә, зарарлы ризыклар кулланмаска тырышырга тиешбез. Дөрес туклану кагыйдәләренең берсе: сез бер көн эчендә җыйган калорияне «ягарга» тиешсез. Азыгыбыз белән организмга билгеле күләмдә протеиннар, углеводлар, майлар, витаминнар, минераль матдәләр һәм башка бик күп безнең өчен кирәкле булган матдәләр керергә тиеш.

Дөрес булмаган туклану бүгенге көндә иң еш очрый торган проблемаларның берсе. Аның сәбәпләре бик күп, бу – бүгенге көн яшәеше, тормыш ритмының үзенчәлеге. Һәм, әлбәттә, безгә тәкъдим ителгән ризыгыбызның сыйфаты да.

Дөрес тукланыгыз, зарарлы әйберләр ашарга тырышмагыз һәм сәламәт, чибәр булырсыз.

Чулпан Мусина, 9 нчы сыйныф укучысы

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Соңгы елларда кешеләрнең игътибары сәламәтлеккә һәм дөрес туклануга, бер-берсен тулыландырып торучы факторларга юнәлтелә. Дөрес туклану – барлык ризыкларның файдалыларын гына кулланырга тырышу. Әйтик, яшелчәләр, җиләк-җимешләр. Алар безнең көндәлек рационыбызда булырга тиеш. Бүгенге көндә баланслы туклану авыр, зарарлы ризыклардан тулаем баш тарту яки бераз булса да киметү организмны савыктыруга ярдәм итә. Яшелчәләр, җиләк-җимешләрдә безнең өчен бик кирәкле витаминнар бар. Иттә – протеин, аксым, балык ризыкларында фосфор сәламәтлегебез өчен мөһим. Әгәр без чипсылар, бургерлар һәм башка консервантлар белән шыплап тулган ризыклар гына ашасак, организмга яшәү өчен кирәкле матдәләрне каян алырбыз соң? Тора-бара яшәргә көчебез бетәр, сәламәтлегебезне нык какшатырбыз.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: һәр кеше үзенең нәрсә ашавын, ничек ашавын белеп, төзәтеп торсын иде.

Айзилә Шакирова, 9 нчы сыйныф укучысы

Ашар өчен түгел, яшәр өчен...

Минемчә, һәр кеше дөрес туклану турында уйланырга тиеш. Әгәр син файдалы, витаминга бай ризыклар куллансаң, зыянлыларыннан баш тартсаң, авырмассың. Шәхсән мин үзем файдалы ризыклар гына ашарга тырышам. Иртән ботка, көндәлек рационда эремчек, яшелчәләр булырга тиеш дип саныйм. Бу тормышка ашыра алмаслык авыр нәрсә түгел, шулай бит?.. Ризык шулай ук артык майлы булмаска тиеш. Дөрес туклануны яшәү рәвеше итеп алсаң, тора-бара үзеңә дә ошый башлар. Үзеңә: «Мин сәламәт булам! Мин дөрес тукланырга телим. Ул миңа мөһим!» дип максат куярга гына кирәк. Майлы, артык баллы азыклар, фаст-фуд, консервантлар белән тулы ризыклар сәламәтлекне какшаталар. Минем фикеремчә, зыянлы ашамлыклар кулланып, һәм аларга акча туздырганчы, өйдәге тәм-томнарны ашау күпкә отышлы. Пешергән ризыгын ошатсагыз, әниегез дә рәхмәт әйтер, организмыгыз да сәламәт булыр.

Дөрес яшик, сәламәт булыйк, дуслар!

Риназ Сабиров, 9 нчы сыйныф укучысы

Сез беләсезме?

• Ышанырлык түгел, тик бу дөрес. Көн саен бер кап чипсы ашап, атом электр станциясе янында яшәгәнгә караганда күбрәк доза нурланыш алырга мөмкин икән.

• Кабын ачканда күпләр зарлана торган һава, чынлыкта азот. Ул чипсыларны транспортлау вакытында уалудан саклый.

• Кока-кола составына ортофосфор кислотасы керә. Ул бик агрессив һәм металл ванналарны күгәректән чистартучы препаратлар составына керә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев