Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Сәламәтлекне ныгыту өчен

Күбебез спорт белән якыннан ук дус булмасак та, күпмедер дәрәҗәдә физкультура белән шөгыльләнәбез.

Эшләре акыл хезмәтенә корылган кешеләргә спорт белән шөгыльләнү аеруча кирәк. Чөнки алар бары шулай гына ял итә ала.

Спорт стресска каршы торырга да ярдәм итә. Нервлар какшаса, берәр нәрсә борчыса, спорт белән шөгыльләнү файдалы. Авыр уйлар үзләреннән-үзләре юкка чыгачак. 

Иҗат кешеләре рухи азык таба алмаганда, илһам килмәгәндә, спорт белән дус булсыннар.Чөнки спорт белән шөгыльләнгәндә баш мие кислородка байый. Димәк, яңа идея, яңа уй-фикерләр дә туачак! 

Кемнәрдер башкаларның матур буй-сыннарына карап: «Эх, минем дә фигурам шундый булсын иде!» — дип кызыга, әмма зифа буйлы булыр өчен үзе кыл да кыймылдатмый. Һәр нәрсә өчен тырышлык кирәген дә онытмаска кирәк. 

Спорт белән шөгыльләнүче кешеләрнең үзбәяләре башкаларныкына караганда күпкә югарырак булуы да расланган факт. 

Спорт һәм җиңүләр җиңел генә бирелми. Ул ихтыяр көче үстерә, кыенлыкларга бирешми торган, максатчан кешеләрне ярата. Спортта бирешмәүчеләр тормышта да авырлыклардан куркып калмаячак.
Әмир Әгъләмов, 3 нче мәктәпнең 5 Б сыйныф укучысы

Һәрвакыт йөрәктә...
Безнең гимназия-интернат — укучы кызлар өчен икенче өйләре, дисәң, ялгыш булмас. Алар биредә укый һәм яши, өйләренә ялларга гына кайта. Башка шәһәрләрдән: Яр Чаллыдан, Зәйдән, Сарманнан, Туймазыдан, Екатеринбургтан һ.б. килеп укучылар да байтак. 

Гимназияне тәмамлап, төрле шәһәрләргә таралышкач, безнең гимназия турында уйлыйлармы икән алар? Сагыналармы? Монда алган белем кирәк булганмы? Бу хакта үзләреннән сорарга булдык. 

Гөлнур Сәйфуллина:

 
— Мин Уфада медицина университетында укыйм. Инглиз телен яхшы белүем әйбәт булды, аны белү зур мөмкинлекләр бирә. Гимназияне һәрвакыт җылылык белән искә алам. Укыганда вакыт бернигә җитми иде, ә хәзер исә хәтта буш вакыт та кала. 

Карина Матвиенко: 


— Мин үземнең яраткан гимназиямне уңышлы гына тәмамлап, башкалабыз Казанда архитектура-төзелеш университетының архитектурапроектлау бүлегенә укырга кердем. Бу югары уку йортында бөтенләй башка белемнәр кирәк, шуңа күрә махсус курсларга йөреп, әзерләнүгә күп вакыт бирдем. Гимназияне әле сагынырга өлгермәдем, ләкин аның кешеләре, бергә укыган сыйныфташларым турында хатирәләрне йөрәгемдә һәрвакыт саклармын. 

Аделия Бахмина: 


— Хәзерге вакытта мин бу гимназиядә 8а сыйныф кызларының тәрбиячесе булып эшлим. Укытучы булу хыялына тугры калып, Яр Чаллы педагогия институтына читтән торып укырга кердем. Шулай итеп, укытучыларым хәзер минем хезмәттәшләремә әйләнде. Минем әйтәсе килгән сүзем: күбрәк тел белгән саен, яхшырак. Без гимназиядә чит телләрдән инглиз һәм француз телләрен өйрәндек.
Фотолар шәхси архивлардан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев