Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Шагыйрь безнең күңелләрдә

Кыска гына гомер яшәп тә, үзләре артыннан гаҗәеп бай рухи мирас калдырган шәхесләр була.

Шундыйларның берсе, татар дөньясында гына түгел, дөнья әдәбияты күгендә йолдыз булып балкыган геройшагыйрь Муса Җәлил. 

16 февральдә шәһәрдә игълан ителгән патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында 66 нчы балалар бакчасында «Муса Җәлил безнең күңелләрдә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара узды. Татар һәм рус теле тәрбиячесе Алия Сәхибгәрәева белән тәрбияче Рәфилә Хөснуллина оештырган бу кичә 6 нчы татар төркеме өчен үткәрелде. Электрон китап ярдәмендә балалар шагыйрьнең балачагы, тормыш юлы белән таныштылар.

Тәрбияче апалары балаларга шагыйрьнең батыр, ярдәмчел булуы, шахмат уйнарга яратуы, редактор вазыйфаларын башкаруы, гаиләсе, җәлилчеләр оешмасы турында сөйләде. Балалар Җәлилнең «Карак песи», «Кызыл ромашка», «Куян» шигырьләрен чын артистларча сәхнәләштерделәр, шигырьләр сөйләделәр, татар халык уеннарын уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле һәм эчтәлекле үтте. 

Әйе, Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр киләчәк буын аны шагыйрь, татар халкы каһарманы итеп йөрәгендә сакласын иде. Һичшиксез, аның тиңдәшсез эшчәнлеге күпләр өчен кыюлык, батырлык үрнәге һәм безнең өчен бүген дә бик зур әһәмияткә ия.

Әлфия Хөснетдинова, территориаль иҗтимагый үзидарә Советы рәисе 
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев