Мин — татар кызы
Татар кызы, иң беренче чиратта, үз ана телен камил белергә тиеш.
Ана теленә мәхәббәт кечкенәдән бишек җырлары, әкиятләр, татар көйләре аша сеңә. Тәрбияле, укымышлы, иманлы, шул ук вакытта заман таләпләренә дә яраклаша белү дә мөһим. Мин кечкенәдән әниемнең гармун көйләрен, әтиемнең моңлы җырларын тыңлап үстем. Туган телебезнең аһәңен мин әбием сөйләгән әкиятләр аша ишеттем. Татар кызы милләтенең горефгадәтләренә тугры булырга, хатын-кызлар башкарырга тиешле эшләрне дә эшли белергә тиеш, үз-үзен карап һәрвакыт чиста, пөхтә йөри, киеме генә түгел, күңеле дә, намусы да керләнмәгән була, дип үстерделәр мине.
Әти-әнием кебек мин дә иҗат итәргә яратам. Мин музыка мәктәбен тәмамладым, җырлыйм, биим, музыка коралларында теләп уйныйм. Ике ел дәвамында татар драма театры каршында эшләүче «Бишегем» балалар студиясендә шөгыльләнүем сәхнәдә үземне иркен тотарга өйрәтте, шигърияткә кызыксыну уятты, беренче шигырьләрем тууга да этәргеч бирде.
Табигатьтә кыш
Ап-ак карлар оча, буран дулый,
Ә шулай да рәхәт, күңелле.
Урманнарда буран куып йөрү,
Үзе бик зур бәхет түгелме?
Тәрәзәдән карыйм һәм сокланам
Дөньяның аклыгына.
Әйләнсен иде бу аклык
Күңелләр сафлыгына.
Курыкмыйбыз без бураннан,
Тауда чана шуабыз.
Гүя, кышның бураннарын,
Салкыннарын куабыз.
Җиргә ятып аунасаң да,
Буялмый киемнәрең.
Битләр алсу, җанга рәхәт
Шатлана күңелләрең.
Елның һәр фасылы матур
Күрә белгән кешегә.
Дөнья тыныч, имин булсын
Бәхет тисен һәркемгә!
Диана Мәхмүтова, 26 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы
Куян гына, димәгез!..
Мин үзем Сарманнан, Түбән Камага укырга килдем. Күптән түгел безгә кунакка укытучыларым кайтты. Аларга өебезне генә түгел, горурлыгыбыз булган куяннарны да күрсәттек. Менә гаҗәпләнделәр алар!
Безнең гаиләгә куяннар үрчетергә әбиемнең апасы тәкъдим иткән икән. Һәм бервакыт җәен минем туган көнемә әни тартмада бүләк алып кайтты. Ачып карасам, эчендә — ике кечкенә куян. Берсе ап-ак, берсе кара төстә. Ул вакытта ничек шатланганымны әле дә хәтерлим. Бабам аларга оя ясады. Әни исә вакыт уза барган саен, төрле токымлы куяннарны сатып алды. Шулай итеп куяннарыбыз үрчи башлады.
Нигездә, куяннар белән бабам белән әнием мәшгуль: ояларын чистарталар, ашаталар. Мин дә кулдан килгәнчә булышам, суларын алыштырам. Хәзерге вакытта аларның саны 70 кә җитте, араларында Калифорния, Французский баран, Бургундия һәм башка токымнар бар. Алар барысы да матур һәм йомшак. Калифорния токымлы куяннарның, мәсәлән, борыннары кышын кара төскә керә.
Дөрес, мәшәкате күп инде аның. Асларын җыясы, арпа, бодай, кукуруз сатып аласы, үлән җыясы... Ана куяннар 13 балага кадәр китерә. Бер куяныбыз елына өч тапкыр «бәбили», әмма балаларына бик игътибарлы.
Араларында усаллары да бар. Бер куян икенче ояга күчергән өчен үпкәләп, берничә көн ашамадыэчмәде. Ләкин озак кайгырмады, тиз дуслашты. Тагын берсе үзе генә яши, янына берәрсен кертсәң, хәтта таларга да мөмкин. Куяннар барысы да кечкенә дип уйламагыз, араларында җиде килолысы да бар.
Атна ахырында Сарманга кайтам һәм тизрәк куяннар янына ашыгам: сыйпыйм, тәмле ризык белән сыйлыйм үзләрен.
Милена Мөхәммәтова, 13 нче гимназияинтернатның 7б сыйныф укучысы
Чишмәләрнең кадерен белик!
Үзем шәһәр кызы буларак, Түбән Камада яшәсәм дә, күңелем ялларны, бәйрәмнәрне көтә. Чөнки бу вакытта без әнием авылына, Мамадыш районына кайтабыз. Анда безне яраткан әбиләребез зарыгып көтә. Бер әбием Урта Сон авылында яши, икенче әбием Кече Сон авылында гомер кичерә.
Кече Сон чишмәләргә бик бай. Без әнием белән тау астыннан агып ятучы чишмәбезгә суга йөрибез. Бу чишмәнең суын авыл кешеләре дә, шәһәрдән кайткан авылдашлар да, башка авылларга кайтып-китеп йөрүче юлчылар да бик ярата.
Безнең күңелгә ул бик тә якын, чөнки бу чишмәне әниемнең әтисе карап, кайгыртып, төзекләндереп торган. Башта чишмә кое буларак хезмәт иткән. Бабай үлгәннән соң, чишмәгә игътибар беткән. Ә менә берничә ел элек, авылдашларыбызның ярдәме белән матур итеп чишмә ясап куйдылар. Тау астыннан чыккан челтер чишмә авыл уртасыннан агып ята. Саф сулы чишмәләребезнең кадерен белик!
Диләрә Камалиева, 13 нче гимназияинтернатның 8 а сыйныф укучысы
Сәламәтлекне ныгыту өчен
Күбебез спорт белән якыннан ук дус булмасак та, күпмедер дәрәҗәдә физкультура белән шөгыльләнәбез. Эшләре акыл хезмәтенә корылган кешеләргә спорт белән шөгыльләнү аеруча кирәк. Чөнки алар бары шулай гына ял итә ала.
Спорт стресска каршы торырга да ярдәм итә. Нервылар какшаса, берәр нәрсә борчыса, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Авыр уйлар үзләреннән-үзләре юкка чыгар.
Иҗат кешеләре рухи азык таба алмаганда, илһам килмәгәндә, спорт белән дус булсын. Чөнки спорт белән шөгыльләнгәндә, баш мие кислородка байый. Димәк, яңа идея, яңа уйфикерләр дә киләчәк!
Кемнәрдер башкаларның матур буй-сыннарына карап: «Эх, минем дә фигурам шундый булсын иде!» — дип кызыга, әмма шундый зифа буйлы булыр өчен үзе кыл да кыймылдатмый. Һәр нәрсә өчен тырышлык кирәген онытмаска иде.
Спорт белән шөгыльләнүче кешеләрнең үзбәяләре башкаларныкына караганда күпкә югарырак булуы да расланган факт.
Спорт һәм җиңүләр җиңел генә бирелми. Ул ихтыяр көчен үстерә, авырлыкларга бирешми торган, максатчан кешеләрне ярата. Спортта бирешмәүчеләр тормышта да авырлыклардан куркып калмаячак.
Әмир Әгъләмов, 3 нче мәктәпнең 5 Б сыйныф укучысы
Фотолар шәхси архивлардан алынды
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев