Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Яшәсен каникуллар!

Балаларның кышкы каникуллары тәмамланды. Укучылар ял итеп, көч җыеп тагын белем алырга мәктәпләргә ашыкты. Бу каникулны кем ничек үткәргән, әйдәгез, укучыларның үзләреннән сорап карыйк.

Азалия Котләхмәтова, 17 яшь, 35 лицей.

Мин каникулларны бик күңелле һәм файдалы үткәрдем. Без гаилә белән башкалабыз  Казанга бардык. Анда без ретро машиналар күргәзмәсендә булдык, алар янәшәсендә фотога төштек. Аннары  танылган рәссамның картиналарын  карадык. Каникулда БДИга әзерләнүне дәвам иттем, дуслар белән аралаштым, саф һавада йөрдем.

Арсен Ханов, 17 яшь, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия:

Мин дә каникулларымны рәхәтләнеп ял да иттем, укуны да онытмадым. Әти-әни белән кинога бардык, дуслар белән аралаштым. Ид истә калганы Башкортстанга кунакка бару булды.  әбиемә, әниемә һәм әтиемә булыштым. Алда иң зур эш булып торган БДИ һәм олимпиадага әзерләндем.

Варвара Иванова, 14 яшь, 31 мәктәп:

Кышкы каникулларны мин бик күңелле һәм дуслар компаниясендә үткәрдем. Рәхәтләнеп ял иттек. Без көн саен саф һавада йөрдек, боз тауларында шудык чыршы мәйданчыкларында булдык. Бу каникуллар минем хәтердә әле озак сакланачак.

Регина Юлдашева, 16 яшь, 37 лицей:

Каникулларым бик шәп узды, гаиләбез белән тимераякта шуарга чыктык, матур атларда йөрдек. Ял да иттек, күңел ачу чараларында да булдык. Әлбәттә, уку турында да онытмадым. Дәресләргә әзерләндем, укырга көч җыйдым.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев