Язмыш сынауларына бирешмәгәннәр
Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәркемнең яшисе дә, яшисе килә шул! Тик тормыш барыбызны да төрлечә сыный. Шушы сынауларны үтәр өчен никадәр көч, сабырлык, түземлек кирәген һәр кеше үз башыннан үткәч кенә аңлый. Шәһәребезнең 19 нчы мәктәп укучылары шундый көчле рухлы кешеләр турындагы язмалары белән уртаклашыр.
Мин 19 нчы мәктәпнең 8 сыйныфында укыйм. Гел «5»ле билгеләренә генә укырга тырышам, татар теле буенча үткәрелгән олимпиадаларда призлы урыннар яулыйм. Буш вакытларымда гитарада уйныйм, җырлыйм.
Минем туган телем – татар теле. Гаиләдә гел татар телендә аралашабыз. Мәктәптә дә аеруча татар теле һәм әдәбияты дәресләре ошый. Бигрәк тә татар иҗат кешеләре турында күп беләсем килә. Язучылардан Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗаты нык кызыксындыра. Чөнки физик мөмкинлеге чикле булуга карамастан, ул шулкадәр зур иҗади мирас калдырды. Аның шигырьләре үзәккә үтеп керә. Фәнис Яруллин 18 яшендә турниктан егылып, инвалид кала, аны әнисе һәм хатыны карый. Ул бу тормышта үз урынын таба, күпләрнең яраткан язучысына әйләнә.
Татар әдәбиятының классигы – Фатих Әмирхан. 21 яшендә аны паралич суга, аяк-куллары йөрми, күзләре начарлана. Ләкин бу фаҗига аның ихтыяр көчен, рухын һәм холкын сындырмый. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Ф.Әмирхан оптимист, тормыш сөючән, тапкыр сүзле, сәламәт акыллы булып кала.
Шәһәрдәшебез Илдар абый Хәйруллинның да тормыш юлы күпләргә үрнәк. Армиядә һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткәндә, парашюттан җайсыз сикерү нәтиҗәсендә, тора-бара сәламәтлеге какшый. Тик шулай да ул, күпләрне елмайтырлык юмористик хикәяләр язган шәхес, шәһәребез горурлыгы.
Гакыйль Сәгыйров Ульян өлкәсенең Дмитровград шәһәрендә яшәгән, шигырьләрен һәм гаҗәеп рәсемнәрен каләмне тешенә кыстырып язган.
Бу шәхесләр гадәти шагыйрьләр, гадәти язучылар һәм рәссамнар гына түгел, ә гомерләрен урын өстендә яисә инвалид коляскасында үткәргән көчле рухлы шәхесләр. Шундый хәлдә дә үзләрендә яшәүгә көч тапканнар, алай гына да түгел, үзләренең иҗади мөмкинлекләрен эшкә җигә алганнар.
Без бу кешеләргә сокланабыз, чөнки алар үзләренең бик авыр тормышларында да Кеше дигән бөек исемне горур йөртәләр.
Йосыф Ярмөхәммәтов
Туган телем, назлы гөлем – татар теле
Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй – үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле. Минем өчен татар теле – әнә шундый. Туган телебез – татар теле – борынгы һәм һәрьяклап үсеш алган телләрнең берсе. Ул – мул сүзлек хәзинәсе, бай тел. Минемчә, туган телне яратуны бөек шагыйребез Г. Тукай тулысынча аңлатып биргән. «Туган тел» шигыре кешене тормышының бөтен чорларына алып кайта.
Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы ук бүтән. Ул сиңа үгет-нәсыйхәт булып та, иркәләп-сөйгән кебек тә ишетелә. Туган телең аша җирдәге, кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән аңлашыла. Шуны онытмасак, телебез һәрвакыт моңлы, ягымлы, аһәңле булыр.
Туган тел һәр кеше өчен кадерле һәм газиз була. Ә безнең өчен татар теле кадерле һәм газиз, чөнки без – татар балалары. Безнең телебез татарча ачылган, без татарча бишек җырлары, әкиятләр тыңлап үскәнбез. Татар теле − татар халкы өчен уртак милли тел. Бу телдә дөньядагы дистә миллионга якын татар халкы үзара аңлаша, аралаша. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы, дәрәҗәле халык була!
Тел һәм моң – күңелебезнең көзгесе ул.Үз телеңне белмәү, аны санламау – зур кимчелек, дип уйлыйм мин. Үзенең туган татар телен белмәгән кеше бөек Тукай, герой-шагыйрь Муса Җәлил әсәрләрен уку бәхетеннән мәхрүм.
Татар халкының әдәп-кагыйдәләрен, гореф-гадәтләрен миңа әнием белән әтием өйрәтә. «Мин – татар!» – дип, горурланып әйтә алам. Мин урамда да, транспортта да татарча сөйләшеп йөргән кешеләрне күреп шатланам. Күңелем рәхәтләнеп китә. Ничектер алар миңа бик якын булып, туган кебек тоелалар. Ә мәктәптә татар теле дәресләре миңа бик ошый, аларга чын күңелемнән теләп йөрим. Татар телен өйрәнү безгә рус һәм инглиз телләрен өйрәнергә һич комачауламый. Авылга кайткач, әбием, башымнан сыйпап: «Бәбкәм, беркайчан да үз телеңне онытма, туган телеңне балаларыңа да өйрәтерсең!» − ди. Мин, әлбәттә, гомер буе үземнең туган телемне саклармын!
Булат Вәлиев, 7 сыйныф укучысы
Сынмас рухлы Мария Логинова
Мария Логинова 1966 елның 24 нче августында Түбән Кама районыЮгары Чаллы авылында ишле гаиләдә, сигезенче бала булып дөньяга килә. Мәктәп елларында каләм тибрәткән Мариянең, урта мәктәпне тәмамлагач, Түбән Камадагы 66 нчы училищеда һөнәргә өйрәнеп, шин заводында эшли башлаган вакытта бу мавыгуы онытылып тора. Күңелдә шигъри юллар яңгыраса да, ничектер, кәгазьгә төшерергә җае да, вакыты да табылмый. Аннан соң гаилә мәшәкатьләре, балалар... Эш, өй, туганнар, дуслар белән аралашу. Кем белә, бәлки барысы да шулай бер җайга гына агар да агар иде...
Әмма 1996 елның 6 ноябрендә «язмыш китабы» утыз яшьлек Мария Логинова гомерен бөтенләй башка якка үзгәртә. Менә шуннан бирле Мария ханым инвалид коляскасында. Аның шигырьләренең һәрберсендә шагыйрәнең күңел авазы.
Аларның кайсы шаян, кайсы күзләрдән яшьләр китерер дәрәҗәдә моңсу. Язучының тормышында иң кадерле кешеләре бар – улы Рома һәм кызы Катя, алар аның тормыш маягы, яшәү, иҗат итү өчен көч бирүчеләр, әниләренең ныклы терәкләре һәм ярдәмчеләре.
Шагыйрәнең бүгенге катлаулы тормышта үз урыннарын табарга теләүчеләргә әйтер сүзләре бик күп. Язучы әсәрләрендә йолаларга, гореф-гадәтләргә, кешенең яшәү рәвешенә, кеше шәхесенә игътибарлы булуны, гаделлекне, сабырлыкны, намуслылыкны, кешелеклелекне, ягъни гомум кешелек кыйммәтләрен актив пропагандалый.
Эмилия Абдеева, 7 нче сыйныф укучысы
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев