Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Яшь журналистлар сүз ала

Сәхифәбезнең бу чыгарылышында сүз 13 нче гимназия-интернатында эшләп килүче яшь хәбәрчеләр түгәрәгендә каләм чарлаучыларга бирелә.

13 нче гимназия-интернатта икенче ел Лилия Заһретдинова җитәкчелегендә «Яшь журналистлар» түгәрәге эшләп килә. Түгәрәк утырышында булачак журналистлар яңалыклар язарга, интервью алырга өйрәнәләр, сораштырулар үткәрәләр. Кызлар үзләре — видеооператор, хәбәрче һәм монтаж ясаучылар.

Кызганычка, былтыргы төркемнән беркем диярлек калмады, чөнки кызлар инде тугызынчы сыйныфта укый һәм тырышып имтихан бирергә әзерләнә. Быел яңа төркем җыялар. Түгәрәккә җиденче, сигезенче, унынчы сыйныф балалары йөри. 

Дәресләрдә теоретик материал бирелә, гамәли дәресләрдә инде бирелгән өй эше эшләнә. Түгәрәк эшен тагын да җанландырып Лилия Исхак кызы кунаклар да чакыра. Мэр урынбасары Марина Камелина, «Нижнекамская правда» газетасы баш редакторы Наталья Лушникова, НТР операторы Максим Липин, хәбәрче Денис Макаров, фотограф Илмир Илдарханов 13 гимназиядә булып кайтканнар. 

Кызлар тырыш, булдыра, матур итеп мәкаләләр язалар, кызыклы сюжет, видеонарезкалар төшерә. Татарча да яхшы беләләр, чөнки күбесе безнең гимназиягә килгәнче татар гимназияләрендә белем алганнар. Кайберләренең язмаларын бүгенге сәхифәдә тәкъдим итәргә булдык.

 

Ярату билгесе

Азалия Әбунәгыймова, 7б сыйныф укучы


Быел без «SMS-балалар» түгәрәгенә йөри башладык. Бу түгәрәкнең эше наркоманиягә, начар гадәтләрдән профилактик чаралар үткәрүгә бәйле. Җитәкчебез Ләйсән Исхак кызы белән без Өлкәннәр көнендә әби-бабайларга шарлар тараттык, шәһәрдәшләргә тәмәке тартуның начар гадәт икәнлеген аңлаттык. Әниләр көне җитәрәк исә кадерлеләребезгә тасмалардан чәчәкләр ясадык. Бу бүләкне без сәхнәдә җырлагач, әниләргә бирәчәкбез, дип сүз куештык. 

Ләйсән Исхак кызы төрле төстәге тасмалардан роза ясарга тәкъдим итте. Без башта югалып калдык, чөнки булдыра алмабыз дип уйладык, бу авыр кебек тоелды, ләкин тора-бара хәтта илһамландык һәм күпмедер вакыттан кулыбызда матур чәчәк барлыкка килде.

Менә көтеп алынган концерт көне дә килеп җитте, без чәчәкләр тотып сәхнәгә чыктык һәм әниләр турында моңлы җыр башладык. Аны тыңлаганда кунаклар арасында елаучылар да булды. Ә җыр тәмамланганнан соң, розаларны газиз әниләребезгә бүләк иттек. Аларның карашында шатлык һәм рәхмәт белән тулы күз яшьләре күренде. 

Менә шулай итеп әниләребезне сөендердек.

 

Чын фотограф белән аралаштык

Безнең гимназиядә журналистлар түгәрәге эшли. Анда 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары йөри, белем ала. Без яңалыклар язарга, интервью алырга өйрәнәбез. Телевидение серләренә дә төшенәбез. Күптән түгел «Журналистикада фото» дигән теманы өйрәндек. Җитәкчебез Лилия Исхак кызы фотога төшерү алымнары, шаблоннардан котылу юллары турында сөйләде, өй эше дә бирде. Без дүрт фото әзерләргә тиеш идек: табигать, бала, берәр һөнәр кешесе һәм хайваннар турында. Атна буе геройларыбызны эзләдек, аларны төрлечә фотога төшердек.

Түгәрәк утырышына кунакка танылган фотограф Илмир Илдарханов килде. Ул без төшергән фотоларның уңышлы якларын күрсәтте, мактады, киңәшләрен бирде. Ә ахырдан үзенә ошаган дүрт фотоны күрсәтте. Алар арасында минеке дә бар иде. Шатландым, билгеле! 

Яшь журналистлар кунакны тиз генә җибәрмәделәр, сораулар яудырдылар. Илмир абый безгә бик теләп җавап бирде, сыйфатлы фото төшерү серләре белән уртаклашты. Ул бу һөнәре белән инде 14 ел шөгыльләнә, хаталары да булган, ләкин максатыннан кире кайтмаган, тырышып эшләгән.

Милена Мөхәммәтова, 7б сыйныф укучысы

 

Минем бабам — балыкчы
Минем бабайнын исеме Шәрифҗан. Сарман авылында 42 ел яшәп, гомерен, медицинага багышлаган кеше ул. Бабам табиб булып эшли, ә буш вакытында балык тотарга йөри. Ерак бармый үзе. Бабай белән әбинең өе табигатьнең матур җирендә урнашкан. Капканы ачып бераз баргач, Минзәлә елгасына чыгасың. Тирә-якта тау итәкләре җәелгән. Җәй көннәрендә анда бигрәк гүзәл була! Бабам энемне һәм барлык урам балаларын ияртеп, елга буена төшә. Балалар тып-тын утыралар, чөнки балык тотканда шауларга ярамый! Балык капкач никадәр шатлык өстәлә! 

Тоткан балыкларны алар чистартып, әбигә кайтарып бирәләр: кыздырсын, янәсе. Аннары шуларны бергәләп ашыйлар. Шундый күңелле була! Ашаганда, бабай күңелле хәлләр сөйли, малайларга киңәшләрен бирә, балачагын искә ала. Дуслары белән су коенып, тишек чиләк белән балык тотканын, шул чиләкне тутырып кайтканын, әнисенең моңа бик сөенгәнен сөйли.

​​​​​​​

Балалар теләми генә өйләренә таралышалар һәм түземсезлек белән ялларны көтә башлыйлар. Шәрифҗан бабай аларны тагын балык тотарга алып барыр, аннан бергәләп аны ашарлар...
Амелия Мәүләвиева, 7б сыйныф укучысы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев