Һөнәр — утта янмый, суда батмый торган хәзинә
Бүген шәһәребезнең 6 нчы мәктәп укучылары һөнәрләр турында, алай гына да түгел, ана телебез белән бәйле булган һөнәрләр турында фикер алышалар.
Венера Колесникова, 6 А сыйныфы укучысы:
Мин татар кызы һәм үз телемне бик яратам. Дусларым белән рәхәтләнеп татар телендә сөйләшәбез. Без хәзердән үк һөнәр сайлау турында әңгәмәләр корабыз, бәхәсләшәбез. Мин булачак һөнәремне туган телем белән бәйләргә телим. Хәзер эшкә урнашканда, күп кенә җитәкчеләр ике телне дә белүне таләп итәләр икән. Минемчә, бу дөрес.
Ә нинди һөнәрләр сайларга була икән соң? Әйтик, тәрҗемәче. Ул — кирәкле һөнәр, чөнки алар төрле хәбәрләр, текстлар һәм башка бик күп төрле материалларны татар теленә тәрҗемә итеп халыкка җиткерәләр.
Татар телен белүчеләр рәхәтләнеп телевидениедә эшли алалар. Алар төрле татарча тапшырулар, "Яңалыклар«ны алып баралар.
Әле укытучы һөнәрен дә онытырга ярамый. Алар балаларны татар телендә сөйләшергә, укырга, язарга һәм бер-берсе белән аралашырга өйрәтәләр. Телне белү беркемгә дә зыян китермәс, ә киресенчә, безгә бары тик аң-белем өстәр һәм телебезне, милләтебезне саклап калырга ярдәм итәр!
Әдел Әскәров, 7 Б сыйныфы укучысы:
Мәктәпне тәмамлагач, киләчәктә автомеханик булырга телим. Беренче карашка бу һөнәр татар теле белән бәйле түгел дә кебек. Минем фикеремчә, автомеханик кайсы гына клиент килсә дә, барысы белән дә уртак тел таба белергә тиеш. Шул максаттан мин татар телендә дә, рус телендә дә аралаша белергә тиешмен, дип саныйм.
Әдилә Әхмәдиева, 8 А сыйныфы укучысы:
Тел — кешеләрнең аралашуы өчен иң әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул — тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел — кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, теләкмаксатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.
Безнең татар халкы гомергомергә үз телендә — татар телендә сөйләшкән. Татарлар төрле урыннарда эшлиләр, хезмәт итәләр. Татар телен белү барлык һөнәр ияләренә дә кирәк, дип саныйм, чөнки без Татарстанда яшибез, бездә татар теле дә, рус теле дә дәүләт теле булып санала. Татар теле белән бәйле бик күп һөнәрләрне атарга булыр иде. Мәсәлән, укытучы, журналист, тәрҗемәче, китапханәче, телевидение хезмәткәрләре һәм башкалар. Мәктәпләрдә татар телендә аралашучылар арасында иң күбе — татар теле укытучылары. Алар бар көчләрен куеп, балаларга белем бирәләр, татарча сөйләшергә өйрәтәләр. Татар теле журналист һөнәре белән дә бәйле. Алар да татар телен яхшы белергә, халык белән үз телендә аралашырга тиеш.
Татар халкы киләчәктә дә үз телен саклап калсын! Минем яраткан татар телем радио һәм телевидениедә яңгырап торсын! Татар телем — иркә гөлем, сине күпме ишетсәм дә тыңлап туймам!
Камилә Җиһангирова, 8 А сыйныфы укучысы:
Татар теле — иң матур тел, иң нечкә, йомшак, татлы тел! Минем татар телем, чыннан да, бик матур. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана, аның кадерен белә. Туган тел — ул минем бер өлешем, чөнки ансыз мин татар кызы була алмас идем. Туган телемдә мин дусларым белән аралашам. Татар телендә төрле программалар, тапшырулар карыйм. Дикторларның шулай татар телендә чиста итеп сөйләүләре күңелгә рәхәтлек бирә. Телевизордан мин төрле татар кинолары, музыкаль тапшырулар, татарча мультфильмнар карарга яратам. Радиодан яраткан татар җырларын ишетүе үзе ни тора! Мәктәптә без татар теле дәресләрен укыйбыз. Укытучыларыбыз белән рәхәтләнеп татар телендә аралашабыз. Минемчә, сатучылар, китапханәчеләр дә татар телен белергә тиеш. Телләр белү — зур байлык.
Алинә Иванова, 9 А сыйныфы укучысы:
Киләчәктә трамвай йөртүче булырга телим. Мин кечкенәдән бу һөнәр турында хыялландым. Әлбәттә, трамвай йөртүче татар телен белергә тиеш, дип саныйм. Пассажирлар белән эшләү өчен ике телне дә белергә кирәк, чөнки алар арасында авыл кешеләре дә, телне белеп бетермәүчеләр дә бар. Гомумән, Татарстанда яшәгән һәр кеше ике телне дә үзләштерергә тиеш, дип уйлыйм.
Азат Сәлахов, 9 А сыйныфы укучысы:
Музыка дөньясы — ул үзе сихри дөнья. Мин халык җырларын тыңларга, уйнарга яратам. Ә татар халык көйләре — татар халкының рухы, сагышы. Татар моңын тыңлаучы күңеленә җиткерү өчен, һичшиксез, татар телен белергә кирәк.
Акыл белән уйлап...
Булат Бариев, 10 нчы А сыйныфы укучысы:
Татар теле бай, матур тел. Габдулла Тукай безнең телебезне «матур тел» дип атаган. Әйе, бик матур тел, чөнки ул безгә әти-әниебез бүләк иткән тел. Туган телебезне белү һәм саклау — безнең изге бурычыбыз. Бигрәк тә моны безгә, яшьләргә, истә тотарга кирәк. Шуны да әйтәсем килә: үз телебезне өйрәнеп, киләчәктә төрле һөнәрләр сайларга мөмкин.
Һичшиксез, без үз телебездә сөйләшеп, төрле һөнәр ияләре була алабыз.Телебезне тырышып өйрәник, дуслар!
Алсу Шәмсиева, 10 А сыйныфы укучысы:
Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк: укытучы, табиб, сатучы, рәссам, шәфкать туташы, тәрбияче һәм башкалар. Кешеләрне дәвалау өчен табиб кирәк, балаларга белем бирү өчен укытучы кирәк. Төзүчеләр булмаса, йортларны кем төзер иде? Тегүчеләр теккән матур киемнәрне барыбыз да киябез. Ә пешекчеләр безне тәмле ризыклар белән сыйлый.
Һөнәр сайлау бик җаваплы эш, шуңа күрә аңа җитди карарга һәм алдан ук үзеңдә кирәкле сыйфатларны тәрбияләргә кирәк. Укытучы булу өчен — сабырлык, балаларны ярату, табиб булу өчен — түземлелек, миһербанлык, пешекче булу өчен күңелеңне биреп пешерергә кирәк.
Ә менә татар телен өйрәнеп, нинди һөнәрләр сайларга мөмкин икән? Татарстанда рус теле дә, татар теле дә дәүләт телләре булып санала. Шуңа күрә, нинди һөнәр сайласам да, мин ике телдә дә аралашырга хаклы булам, бары тик һөнәреңне генә дөрес сайлый белергә кирәк.
Тел белгән — ил гизәр!
Тимур Степанов, 10 А сыйныфы укучысы
Татар теле белән бәйле нинди һөнәрләр бар дигән сорауга ничек җавап бирер идем соң мин? Кайберәүләр татар теле белән бәйле һөнәр табу авыр диярләр. Ә мин хәзер андыйларга үз фикерләремне җиткереп карыйм әле.
Мәсәлән, язучы. Бу кешеләрнең хезмәте нәтиҗәсендә без кызыклы һәм мавыктыргыч сәнгать әсәрләре белән хозурлана алабыз.
Китапханәче. Китапханәче вазыйфасына әсәрләрне саклау, бизәү, бирү һәм килүчеләр белән үзара хезмәттәшлек итү керә. Яхшы белгеч кирәкле китапны сайларга ярдәм итә, яңа чыккан әсәрләр белән таныштыра.
Әдәби тәнкыйтьче. Бу һөнәргә бөтен кеше дә уңай мөнәсәбәттә түгел. Хәтта шундый белгечлекне язучы була алмаган кешеләр сайлый дигән фикер дә бар. Әдәби тәнкыйтьче вазыйфасына әдәби әсәрләрне анализлау һәм бәяләү керә, ул укучыларга сизелерлек йогынты ясый, аларның зәвыгын формалаштыра.
Корректор. Әдәбият белән турыдан-туры бәйле белгечлек. Әзер текст (мәкалә, китап һ.б.) басылганчы, аны корректор укырга тиеш. Бу белгеч грамматика, пунктуация, орфография, стилистика, хаталарны тикшерә. Кагыйдәгә туры килмәгәннәрен ачыклый һәм тупас хаталарны төзәтә.
Редактор. Бер генә нәшрият та редакторсыз эшли алмый. Ахыр чиктә китап яки мәкаләнең ничек күренүе нәкъ менә аңа бәйле. Бу белгечнең бурычларына жанр критерийларын үтәү, хаталарны төзәтү, рәсмиләштерүне сайлау керә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев