Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Бөркетнең канаты очканда ныгый

Шәһәребезнең 20 нче мәктәбе укучыларының язмалары

Мәктәбебезнең 7 нче сыйныфын тәмамлаган Әмир Макаров – горурлыгыбыз. Ул яхшы укый, төрле конкурсларда катнаша һәм җиңә. Сезнең игътибарга аның белән булган әңгәмәне тәкъдим итәбез.

– ­ Әмир, мәктәптә иң яраткан фәнең нинди?

Туган телем – татар теле.

– Татарча саф, матур итеп сөйләшәсең, моның сере нәрсәдә?

Туган телдә матур сөйләшергә мине әти-әни, укытучыларым һәм әбием өйрәтте. Мин җәйге каникулларда Пучы авылына кайтырга яратам. Анда дусларым һәм әбием белән татарча гына сөйләшәбез. Әби мине догалар тда укырга өйрәтте.

– Мәктәптә син иң актив укучыларның берсе. Ничек шулай булырга?

Курыкмыйча, төрле конкурсларда катнашырга һәм тырышып укырга кирәк.

– Син ничәнче сыйныфта конкурсларда катнаша башладың?

5 нче сыйныфта. Минем сыйныф җитәкчем – Зөлфия Фаиловна. Ул безне татар теленнән укыта. Без аның тырышлыгы белән төрле конкурсларда катнашабыз.

– Нинди конкурсларда катнашасың, истә калганнарын сөйлә әле?

КНИТУ үткәргән конференция. Анда 1 нче урын булды. Быел беренче тапкыр Яр Чаллы шәһәрендә «Илһам» конкурсында катнаштым. Ошады. Миңа күпчелек спектакльләрдә уйнау ошый, алар кызыграк...

– Конкурс вакытында каушап калган чакларың булдымы? Курку хисен ничек җиңәргә?

Синең каршыңда кешеләр түгел, ә кызыл помидорлар утыра, дип уйларга кирәк (көлә).

– Мәктәпне тәмамлагач, кем булырга телисең?

Минем журналист буласым килә.

– Ни өчен бу юнәлешне сайларга булдың?

Миңа төрле конкурсларда катнашу, төрле концертларны алып бару ошый.

– Алтын балык тотсаң, нинди өч хыялыңны тормышка ашырыр идең?

Әби әйткәнчә: «Бөтен тереклек сау-сәламәт булсын», мәктәптә гел яхшы билгеләр генә куйсыннар һәм... минем мотоцикл сатып аласым килә.

– Зур рәхмәт, Әмир! Без сиңа зурдан-зур уңышлар теләп калабыз!

 

Розалар иленнән гүзәл кыз Айсылу

 

Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди бер ир белән хатын. Аларның булган ди бер кечкенә генә кызлары. Бу кыз күз явын алырлык чибәр булган. Аның гүзәллеген күреп, сандугачлар да таң кала, табигать телгә килеп, гаҗәеп могҗизалар китереп чыгара торган булган.

Бу кечкенә кыз ел үсәсен ай үсеп, ай үсәсен көн үсеп буйга җиткән. Тик әти-әнисе кызларын бер дә читкә чыгарырга яратмаганнар, чөнки аңа ят кеше күзе ярамаган, бер сокланып карасалар кыз шундук авырый торган булган.

Көннәрдән бер көнне кыз дус кызлары белән урманга җиләк җыярга барырга булган. Тик бер шарт белән: Айсылу чит-ят җирдә, кеше күзенә күренеп, кич җиткәнче йөрмәскә тиеш булган. Айсылуның дус кызлары бераз көнчерәк булганнар. Бер ни дә булмас әле дип, бу чая кызлар һаман саен урман эченә керә барганнар. Йөри торгач, түгәрәк күл янына килеп чыкканнар. Бу түгәрәк күлдә бик күп булып төнбоеклар үсеп утырган. Айсылуның дус кызлары төнбоекларны алырга теләгәннәр. Айсылу алардан кайтыйк инде, дип ялынып сораса да, кайтырга уйламаганнар да.

Кинәт күк йөзе караңгыланган һәм Кәрлә малае килеп чыккан, Айсылуны күреп, гашыйк булган. Бу Кәрлә малае бик ямьсез булса да, итәгатьле икән. Кызларны җиде минут эчендә өйләренә алып кайтып җиткергән. Айсылуның әниләре Кәрлә малаена рәхмәтләр укыганнар һәм аның бу яхшылыгы өчен алмашка нәрсә теләвен сораганнар. Кәрлә малае, җиде көн эчендә үзенең нәрсә теләвен белгертермен дип, алар белән саубуллашып чыгып киткән.

Икенче көнне Айсылу бик каты авырый башлаган, ул тәмам өзлеккән, бу юлы аның аяклары авырткан. Җиде көннән соң, Кәрлә малае Айсылуны үзенә кияүгә бирүләрен сораган. Әти-әнисе аңа нәрсә дип җавап бирергә дә белмәгәннәр. Кәрлә малае аларга шул дәрәҗәдә ямьсез булып күренгән ки, үзләренең кызларын, күз нурларын, аңа кияүгә бирү куркыныч төш кебек тоелган. Ә Кәрлә малае җиде көн эчендә, Айсылуны аякка бастырырмын дип сүз биргән.

Көн димәгән, төн димәгән Кәрлә малае җиде көн буена Айсылуга дөньяның җиде могҗизасын күрсәткән. Җиденче могҗиза Чишмәләр иленә сәяхәт булган.

Атнаның һәр җиденче көнендә бу илдә берәр могҗиза булып торган. Бу патшалыкта мәхәббәт, хөрмәт һәм ярату кебек олы хисләр көннән көн көчәя барганнар. Патшалыктагы һәрбер җан иясе шундый олы бәхет таратканы, саф күңеле өчен Айсылуны бик яратканнар. Айсылу да көннән-көн элеккеге матурлыгына кайта барган, ул үзен чиксез бәхетле хис иткән. Табигатьнең барлык серләренә төшенә барган, аның җанына әверелгән. Ул һәрвакыт табигать белән бергә атлаган, ел әйләнәсе дару төнәтмәләре белән авыру кешеләрне аякка бастырган, үзе дә кеше күзеннән күзсенми торган булган.

Кәрлә малае белән Айсылу озын-озак бәхетле гомер кичергәннәр, берсеннән-берсе матур балалар үстергәннәр, ди.

Азалия Зәитова, 7 нче сыйныф укучысы

 

Әниемә

 

Бар рәхмәтем, бар хөрмәтем,

Чиксез ярату – сиңа.

Тәүге көннән багышладың,

Күңел җылыңны миңа.

Төн йокыңны йокламыйча,

Бишек җырын көйләдең.

Үсә төшкәч, әкиятләр,

Хикәяләр сөйләдең.

Син һәрвакыт миңа, әни,

Карадың өмет белән

Ышанычың аклар өчен

Булган көчемне түгәм.

Өмет уты сүнгән чакта,

Маяк булдың син миңа

Бар рәхмәтем, бар хөрмәтем,

Сиңа, әнием, тик сиңа.

Зәринә Идиятуллина, 6 нчы сыйныф укучысы

 

Ак каен

 

Ак шәл ябынган ак бөдрә каен

Басып тора мәктәп юлында.

Барганда да моңсу каршы ала,

Кайтканда да шул ук булып кала.

Ниләр булды сиңа, ак бөдрә каен,

Нигә шулай моңсу торасың?

Шундый матур, зифа буең белән

Елмай, елмай син, каен!

Әмир Макаров, 7 нче сыйныф укучысы

 

Шырпы белән уйнама!

 

Бер авылда яшәгән ди,

Бик тыңлаусыз бер малай.

Шырпы белән ул уйнаган

Тәртипсез булган шулай.

Менә беркөнне шулай

Шырпы белән уйнаган,

Әтисенә күренмим дип,

Салам артына качкан.

Салам дөрләп янып киткән,

Малай бик нык курыккан!

«Бүтән уйнамыйм», – дип,

Әтисенә әйткән аннан.

Камил Муллагалиев, 6 нчы сыйныф укучысы

 

Апама

 

Апам минем терәгем

Апам минем яклаучым

Апам минем киңәшчем

Җил-давылдан саклаучым

Мин дә терәк булырмын

Апам сиңа һәрвакыт

Нинди генә мизгелдә дә

Табармын сиңа вакыт.

Ранил Сәмигуллин, 7 нче сыйныф укучысы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев