Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Синең сүзең

Безнең уңышларыбыз

Сәхифәбезнең бүгенге саны кунаклары — Кама Аланы бистәсенең 2 нче мәктәп укучылары.

Алда — биек үрләр

Гүзәл Вәлиуллина, 11 сыйныф укучысы
Кызыктыргыч мөмкинлекләр алдында торабыз: табиб булыргамы, инженермы, әллә дизайнермы? Ничек дөрес һөнәр сайларга? Киләчәктә ялгышмас өчен барысын да уйлап эш йөртергә кирәк. 

Укытучыларыбыз сыйныф сәгатьләрендә безгә теге яки бу һөнәр мөмкинлекләре, үзенчәлекләре турында сөйлиләр. Әлеге чараларга әтиләр, әниләр, теге яки бу өлкәдә зур уңышларга ирешкән кунаклар чакырылды. Алар моңа ирешү юлындагы авырлыклар турында, аларны җиңәр өчен үҗәтлек һәм бик күп көч кирәк булуы турында сөйләделәр. Ләкин аларның берсе дә тиз, көч, тырышлык куймыйча гына уңышка ирешү серен ачмады. 

Ә бит күпләр менә шулай, тиз генә, зур дәрәҗәгә ирешергә талпына. Килдең, күрдең, җиңдең! Бу — малайлар һәм кызларның балалык хыяллары. Моны һәммәбезгә аңлау кирәк. Миңа үз өстемдә эшләү кирәклекне әти-әни гел искә төшереп тора. Мин акыллы, эрудицияле, үз максатыма ирешүчән булырга, ялкаулыкны җиңә белергә өйрәнергә тиеш. Бары шул вакытта гына куелган максатыңа, уңышларга ирешә аласың. Кечкенәдән тырыш, авырлыклардан куркып калмыйча, куелган максатларга авыр булса да бару кирәк. Безнең мәктәбебездә укучыга үзенең сәләтләрен үстерү, ачу өчен бөтен мөмкинлекләр бар, дәресләрдән соң төрле түгәрәкләр, секцияләр эшләп килә. Һәр укучы үзен кызыксындырган, киләчәктә үзенә кирәкле дип санаган өлкәне сайлый ала.

Туган тел
Резеда Хәсәнова, 11 сыйныф укучысы

Иҗади гаиләдә туып үстем. Әнием тәрбияче, балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли. Татар мохитендә үсүем, үземнең телемә, гореф-гадәтләргә, милләтем тарихына, аның әдәбиятына аеруча кызыксыну уятты. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укытучыбыз Лилия Хәйруллина татар телен генә түгел, ә әдәби әсәрләр аша милләтебез тарихын, гореф — гадәтләрен әсәргә анализ аша өйрәтте, китап укуга кызыксыну тудырды. Татар теле дәресләрендә, әдәби түгәрәктә алган белемнәремне төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда күрсәттем. 5 нче сыйныфтан татар теле һәм әдәбиятыннан мәктәп һәм муниципаль тур олимпиадаларында яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, җиңүче булдым. 10 нчы сыйныфта төбәкара һәм М.К. Амосов исемендәге Төньяк-көнчыгыш Федераль университеты оештырган Россия күләмендәге татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында 3 нче урын яуладым. Төрле дәрәҗәдәге шигырь бәйгеләрендә призлы урыннарга лаек булдым. Киләчәктә КФУга укырга керүне үземә максат итеп куям, чынга ашырыр өчен бик тырышырмын, дип уйлыйм.

Рәссамнар — матурлык тудыручылар
Азалия Шәмиева, 8 сыйныф укучысы 

Кечкенәдән рәсем ясарга яратам. Чиста кәгазь күрсәм, шунда ук рәсем ясый идем. Бу шөгылемне әти-әнием дә күрделәр, һәрьяктан аны үстерү өчен булыштылар. Миңа төсле карандашлар, күп төрле фломастерлар, матур акварель буяулары алып кайттылар. 7 яшемдә әти-әнием мине сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегенә бирделәр. Дөрес итеп рәсем ясау серләренә, үземнең хыялларымны сурәтләргә мине укытучым Александра Мотыль өйрәтте. Үземнең язган рәсемнәремне республикакүләм, муниципаль бәйгеләргә җибәрдем, бу эшләрем призлы урыннар яулады. 2021-2022 нче уку елында сәнгать мәктәбендә минем эшләремнән шәхси күргәзмә оештырылды, бу минем өчен зур уңышка ирешү иде. Бигрәк тә миңа портретлар, табигать күренешләрен сурәтләү ошый. Матурлык тудыру, куңелдәгене ак биткә төшерүдән мин үземә канәгатьләнү хисләре алам. Үземнең киләчәгемне шушы шөгылем белән бәйләп, архитектор-дизайнер булырга хыялланам.

«Җиңүләрем күп»
Ландыш Гыйльфанова, 6 сыйныф укучысы 

Мин мәктәптән соң музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнәм. Җырларга, рәсем ясарга, шигырь укырга яратам. Һәр өлкәдә төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар а лам. Республикак үләм «Жемчужина Татарстана» бәйгесендә — беренче дәрәҗә, «Иҗат симфониясе» вокал бәйгесендә — II дәрәҗә, «Талантлар башкаласы» бәйгесендә — II дәрәҗә дипломнарга лаек булдым. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук мәктәбебездә эшләп килгән «Уникум» фәнни түгәрәгенә йөри башладым. Җитәкчеләрем Илсөяр Акмалова һәм Эльмира Гыйльфанова белән эзләнү эшләре алып барып, экспериментлар үткәреп, төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаштым. Халыкара «Старт в науке» конференциясендә — III дәрәҗәдәге җиңүче дипломы, республикакүләм "Я, ты, он, она — мы единая страна«да — I дәрәҗәле диплом, Россия күләмендә «Беренче адымнар» фәнни-гамәли конференциясендә — беренче урынны яуладым. Мин әле инглиз теле белән дә кызыксынам. Республикакүләм «Эрудит» олимпиадасында призер, республикакүләм оратор осталыгы «Speaking Contest» бәйгесендә берничә ел рәттән җиңүче булдым. Төрле өлкәләрдә шөгыльләнү миңа укуда да зур уңышларга ирешергә ярдәм итә. Барлык фәннәрдән дә бишле билгеләренә укыйм.

Спорт — сәламәтлек нигезе
Данил Анисимов, 9 нчы сыйныф укучысы

Икенче сыйныфтан Кама Аланы 5 нче спорт мәктәбендә бокс секциясенә йөри башладым. Миңа бокс секциясенә йөрергә яшьтәшем Богдан Баклановның уңышлары этәргеч ясады. Абыем Сергей да шушы секциягә йөреп, нәтиҗәле чыгыш ясый иде. Тренерым Динар Минагулов тәҗрибәле дә, таләпчән дә, аңлаучан да. Аның киңәшләре белән мин район, республика бокс ярышларында беренче урынны яуладым. Яхшы нәтиҗәләрем өчен мине Татарстан боксчылар командасына алдылар. Команда белән Идел буе Федераль округы буенча бокс ярышларында да җиңүче исемен алдым. Бу минем өчен бик зур уңыш булды. 

Һәрбер кешенең хыялы була, ул шуңа омтыла, чынга ашсын өчен күп көч куя. Минем дә зур хыялым бар. Мин танылган спортчы булырга телим. Шуның өчен көн саен спорт белән шөгыльләнәм, көч җыям. Минем бу хыялыма ирешүне гаиләм дә, дусларым да хуплый, ярдәм итәргә тырыша.

Бу кызыклы

  • Боксны Англиядә уйлап тапканнар дип саныйлар. Ләкин археологик казулар күрсәткәнчә, борынгы Мисырда һәм шумерларда бокс уены сурәтләре табылган. 
  • Боксның беренче документлаштырылган кагыйдәләрен инглиз Джон Бротон уйлап чыгарган һәм ул 1743 елда кабул ителгән. 
  • Иң кыска бокс матчы Майкл Коллинз белән Пэт Браунсон арасында булган. Майкл 4 секунд эчендә җиңү яулаган. Әлеге көрәш Гиннес рекордлар китабына кертелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X