Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Зыян күрүчеләрнең саны арта

Узган ел ахырында «Триумф-НК» торак кооперативы бинасы яныннан узганда, җыелган шактый кешеләрнең бәхәсләшүенә игътибар иттем. Алар каршында торган ханым нидер аңлатырга тырыша, аны тыңламыйлар. Ахырдан хезмәткәр: «Без бер-беребезне ишетмибез икән», – дип, кереп китте һәм ишекне бикләп куйды. Бу кешеләр «Триумф-НК»га процентка салган акчаларын кайтара алмыйлар икән.

Зыян күрүчеләр танышларым арасында да бар. Әлбәттә, алар исемнәрен әйтергә теләмиләр, шуңа күрә үзгәртеп язабыз.
70 яшенә җиткән Хәлим абый акчаны кооперативка берничә тапкыр салып карый, хәтта шактый керем ала. Өлкән яшьтәге бу абыйга малының рәхәтен генә күреп, тәмләп ашап, матур итеп киенеп яшәргә дә бит...
– Соңгы тапкыр 600 мең сум итеп салдым. Тик шуннан акчаны да, процентын да күрмәдем. Борчылуын борчылам инде, тик нишлисең, – дип авыр сулап куя ул.
– Минем танышларым «Триумф-НК» кооперативына акчаларын берничә тапкыр салып, процентлары белән кайтаралар. Мин дә шуларга кызыгып, бар булганымны – 200 мең сумны итеп бирдем. Тик яндым менә, судка гариза бирергә булдым, – дип кайгыра Сабира апа.
Судка дистәләрчә гаризалар тапшырыла башлагач, «Триумф-НК» җитәкчелеге матбугат чаралары катнашында конференция уздырып, мәсьәләнең төп сәбәпләрен аңлатырга тырышты. Баксаң, акчаларны кайтаруда тоткарлыклар 2019 елның уртасында ук башланган. Кооператив җитәкчеләре моны кинәт күп кенә кешеләрнең салган акчаларын кире таләп итүләре белән аңлаткан. Барысына да «Кэшбери» дигән пирамида гаепле икән. Түбәнкамалылар акчаларын шунда тапшырмакчы булган. Аннары социаль челтәрләрдә кооперативның банкротлыкка чыгачагы турында гайбәт таратучылар да табылган, диләр. Ул вакытта «Триумф-НК» 15 миллион сум кайтарган, мөмкинлек булу белән, бу эшне дәвам итәргә вәгъдә биргән иде.
Гыйнвар ахырында кооперативның банкротлык статусын алырга җыенуы турында билгеле булды. Димәк, кешеләр акчасыз калырга мөмкин. НТР телерадиокомпаниясе хәбәрчеләренә хезмәткәрләрнең барысының да «авырулары», ә генераль директорның инсульт белән ятуын әйткәннәр. Сүз уңаеннан, үзен банкрот итеп игълан итүләрен «Триумф-НК» декабрьдә дә сораган. Суд ике очракта да каршы килгән. Торак кооперативына карата исә алдау факты буенча җинаять эше кузгатылып, милкенә арест салынган.
Шәһәр суды сайтында урнаштырылган мәгълүматка караганда, кооперативка карата 1153 эш кузгатылган. Дәгъваларның бер өлеше инде каралган. Шуларның берсе буенча «Триумф-НК» бер ханымга 1,5 миллион сумын, процентларын, суд чыгымнарын кайтарырга тиеш. Кооперативның гомуми бурычы 29 миллион сум тирәсе. Тикшерүләр дәвам итә.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев