Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Зурлап үткәрделәр

Әрмән оешмасы Терендез милли бәйрәмен уздырды. Бу көнне алар кыш белән хушлашалар. Бер яктан ул русларның Масленица бәйрәмен хәтерләтә. Әмма үзгә яклары да бар.

Бу көнне әрмәннәрдә кунаклар чакыру гадәте бар. Өстәлгә иң тәмле сый-хөрмәтләр куела. Биюләр, җырлар башкарыла. Менә түбәнкамалыларны да бу милли бәйрәм белән таныштырдылар.
Урамда зур учак ягылган. Ирләр ит кыздырган арада, яшьләр күңел ача. Кызлар бии. Аннары теләкләр теләп, учак аша сикерәләр. Барлык начар уйлар, бәлаләр шунда калсын, кеше ут аша чыккач, чистарып кала.
– Түбән Камада 100 әрмән гаиләсе яши. Мондый бәйрәмнәрдә барыбыз да җыелырга тырышабыз, – ди оешма рәисе Гурген Манукян.
Сүз уңаеннан, башта Терендез мәҗүси йола булган. 301 елда Әрмәнстанда христиан дине кабул ителгәч, ул дини бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Терендез алдыннан мөмкин кадәр күбрәк яхшылык эшләргә, дога кылырга һәм Ходайдан гафу үтенергә кирәк. Бәйрәмдә гаилә корган яшь парларны да котлау гадәткә кергән.
Башка еллардагы кебек, быел да Түбән Камада Терендез зурлап үтте. Кунакларны шашлык һәм тәм-томнар белән сыйладылар, «Аревик» ансамбле артистлары тамашачы күңелен күрде.
Яз җитте. Димәк, кыш белән хушлашу, язны каршы алу белән бәйле булган бәйрәмнәр дәвам итәчәк. Тиздән рус халкы Масленица, керәшеннәр Май Чабуны уздырачак, аннары гомумтөрки бәйрәм – Нәүрүз җитә. Түбән Каманың күңеле иркен – һәммәбезгә урын җитә!
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Фото e-nkama.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев