Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Зур эшләр көтә

Шәһәрдәге Җиңү монументын төзекләндерүгә 75 миллион сум бүлеп бирелгән. Шулай ук хәтер павильоны булачак. Райондагы монументларны да үзгәрешләр көтә. Аларның хәзерге халәтен район советы депутатлары тикшерде.

Шәңгәлчедә Дан монументына 186 ветеран исеме уелып язылган. 13 ел торган һәйкәл хәзерге вакытта начар хәлдә, аңа капиталь ремонт кирәк. Авыл җирлегенең моңа акчасы юк, билгеле. Байгол авылы старостасы Яков Бикеев әйтүенчә, үзләрендәге мемориал әтисе ярдәме белән барлыкка килгән. 50 ел эчендә ул шактый таушалган. Ә Байданкино халкы яңа һәйкәл һәм зур булмаган сквер турында хыяллана. Урыны да сайланган, проекты та бар. Районда барлыгы 36 һәйкәлне төзекләндерү бурычы тора.  
Шәһәрның Җиңү монументы тирәсе дә тәртипкә китереләчәк, яктырту мәсьәләсе хәл ителәчәк. Анда электрон хәтер китабы, Дан орденнарының тулы кавалерлары бюстлары урнаштырылачак. Эскизлары да әзер икән инде. Эшләрне Бөек Җиңүнең 75 еллыгына тәмамларга исәплиләр.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев