Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Зур җаваплылык тоеп

Түбән Кама агропромышленность көллиятендә командаларның WorldSkills Russia-2018 милли чемпионатына әзерлеге бара. «Сантехника һәм җылылык системалары» остаханәсендә, мәсәлән, производствога өйрәтү мастеры, чемпионат эксперты Илдар Сираҗетдинов җитәкчелегендә «Яшь профессионаллар» РТ 2017/2018 регион чемпионатында җиңгән Булат Гарифуллин һәм Тимур Гобәйдуллин күнегүләр уза. Төзелеш остаханәсендә тренер-эксперт Галина Исакова җитәкчелегендә Шамил Әнвәров, Василий Коннов, Фәннур...

Түбән Кама агропромышленность көллиятендә командаларның WorldSkills Russia-2018 милли чемпионатына әзерлеге бара.
«Сантехника һәм җылылык системалары» остаханәсендә, мәсәлән, производствога өйрәтү мастеры, чемпионат эксперты Илдар Сираҗетдинов җитәкчелегендә «Яшь профессионаллар» РТ 2017/2018 регион чемпионатында җиңгән Булат Гарифуллин һәм Тимур Гобәйдуллин күнегүләр уза. Төзелеш остаханәсендә тренер-эксперт Галина Исакова җитәкчелегендә Шамил Әнвәров, Василий Коннов, Фәннур Гатауллин шөгыльләнә. Родион Болотов, Владислав Богатырев «Пилотсыз очу аппаратлары идарәсе» юнәлешендә модульле биремнәр эшли. Аларны эксперт Алексей Симонов әзерли.
Көллияттә әзерлек эшләренең көндәлек графигы булдырылган. Чөнки егетләр Идел буе федераль округы чемпионатында катнашачак, шулай ук Көньяк Сахалинда узачак чемпионатта республика данын яклаячак. График ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында расланган, аның үтәлеше «Профессиональлек компетенцияләрен үстерү үзәге» (Казан шәһ.) вәкилләре тарафыннан контрольдә тотылачак. 18 гыйнварда агропромышленность көллиятенә әлеге үзәкнең әйдәп баручы белгече Максим Байгушев килде. Ул андагы мөмкинлекләр белән танышты, күнегүләр барышын карады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев