Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Үзәк Җәмигъ мәчетендә Коръән уку бәйгесе узды

Түбән Кама мөхтәсибәте Коръән укучылар конкурсын үткәрде. Җәмигъ мәчетендә оештырылган әлеге күркәм чарада 15 яшькә кадәрге балалар катнашты. Конкурста Барлыгы 100гә якын малай белән кыз үзен сынап карады. Бу чара балалар өчен үзенә күрә бер имтихан булып тора һәм алар барысы да бик теләп катнаштылар. Аларны тыңлап утырган әбиләрнең күзләренә...

Түбән Кама мөхтәсибәте Коръән укучылар конкурсын үткәрде. Җәмигъ мәчетендә оештырылган әлеге күркәм чарада 15 яшькә кадәрге балалар катнашты.

Конкурста Барлыгы 100гә якын малай белән кыз үзен сынап карады. Бу чара балалар өчен үзенә күрә бер имтихан булып тора һәм алар барысы да бик теләп катнаштылар. Аларны тыңлап утырган әбиләрнең күзләренә яшьләр тулды. Балалар укуын мәхәллә мөгаллимнәре, имамнары һәм нәзарәт вәкилләре бәяләде.


ТР Мөселманнар Диния Назәрәтенең Коръән өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин Түбән Кама балаларының Изге китапны белүләре, өйрәнүләре бик тә сөенечле хәл булуны ассызыклады. Ә иң-иңнәр декабрь аенда Казанда чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булачаклар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев