«ЖКХ» буенча бурычларны эшләп түләргә тәкдим иткәннәр
Түбән Камада «ПЖКХ-7» йорт идарәсе торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычлары булганнарга эшләп түләргә тәкъдим итә.
Тиешле белдерүләр йортларның урам як ишек яннарында эленгән. Шуларның берсенең фотосүрән НТР 24 редакциясенә җибәргәннәр.
«Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган гражданнар йорт һәм район буенча эшләрдә катнашып үз бурычларын түли ала.
Теләүчеләр Шинников пр., 25 адресы буенча йорт идарәсенә мөрәҗәгать итә ала», - диелә белдерүдә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев