Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Зарлар да, тәкъдимнәр дә күп

Санкт-Петербург транспорт инфраструктурасы фәнни институты шәһәребездәге пассажирлар агымын тикшерү буенча беренче нәтиҗәләре белән таныштырды. Әлеге проект өстендә 196 кеше эшләгән.

Ачыкланганча, кая да булса бару өчен шәһәрдәшләр уртача 42 минут сарыф итә, әлеге вакытның 41 проценты транспорт көтүгә китә. Белгечләр фикеренчә, бу дөрес түгел.
1239 кеше арасында социологик сораштыру уздырылды. Түбәнкамалылар транспорттагы иң зур мәсьәләләр итеп йөрү вакыты үтәлмәүне, маршрутларның җайсыз булуын һәм мәгълүмат белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителмәүне атадылар. Шунысы да бар, йөрү интервалы азайса, сорашу уздырган кешеләрнең 40 проценты җәмәгать транспортында йөрергә риза икән.
Түбәнкамалыларның күпчелеге трамвайлар һәм заводлардагы вахта автобуслары эшеннән канәгать. Алар биш баллдан дүртне җыйганнар. Ә менә шәһәр автобусларына күбесе «икеле» куйган. «Тикшерү нәтиҗәләре киләсе этапта – шәһәр пассажир транспорты үсешенең берничә вариантын эшләүдә һәм модельләштерүдә кулланылачак», – дип аңлатты Түбән Кама муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов.
Транспорт реформасы буенча гражданнар тәкъдимнәре дә исәпкә алыначак, билгеле. Күп кеше яңа микрорайоннарда трамвайлар йөрүен, шулай ук 11 нче, 13 нче, 14 нче автобус маршрутларын кайтаруларын; йөрү интервалын киметүне, билет өчен банк картасы белән түләү мөмкинлеге булдыруны тели.
Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев