Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Үз тавышыңны биреп кал!

Участоклары булган биналарда сайлаулар көнендә медицина кабинетлары ачылачак. Күзләрне, йөрәкне бушлай тикшертергә, түләүсез флюорография һәм маммография үтәргә мөмкин булачак. Шулай ук кандагы шикәрне, кан басымын үлчәтергә мөмкин. 18 мартта Түбән Камада- 82 сайлау участогы, районда 33 комиссия эшләячәк. Барлык сайлау участоклары иртәнге сәгать 8.00 дә ачылып 20.00 сәгатькә кадәр сайлаучыларны...

Участоклары булган биналарда сайлаулар көнендә медицина кабинетлары ачылачак. Күзләрне, йөрәкне бушлай тикшертергә, түләүсез флюорография һәм маммография үтәргә мөмкин булачак. Шулай ук кандагы шикәрне, кан басымын үлчәтергә мөмкин.
18 мартта Түбән Камада- 82 сайлау участогы, районда 33 комиссия эшләячәк. Барлык сайлау участоклары иртәнге сәгать 8.00 дә ачылып 20.00 сәгатькә кадәр сайлаучыларны кабул итәчәк.
Ул көнне сайлау участогы урнашкан биналар эчендә ярминкәләр эшләячәк. Эшмәкәрләр бәяләрне 25-30 процентка арзанрак куярга вәгъдә итә. Мәсәлән, сөт - 29 сум, суганның бер килосы 8 сум торачак икән. Анда шулай ук колбаса, тәм-томнар, бәрәңге һ.б. сатылачак.
Шунысы да бар: сайлау участоклары бинасында фотога төшеп, аны социаль челтәргә «АйдаНаВыборы» язуы белән урнаштырыгыз. Әлеге акция ярдәмендә төрле кыйммәтле призлар отарга була. 16 номинациядә җиңүчеләр билгеле булачак. Шуларның берсе шәһәребез тарафыннан махсус биреләчәк.
Участок комиссиясе һәр кешегә үзенең сайлау участогы күрсәтелгән чакыру кәгазьләре тапшыра. Аеруча физик мөмкинлекләре чикле булган «көчле рухлы кешеләр»гә игътибар бирелә. Алар шәһәребездә 14388 кеше, шуларның 1197се- беренче группа инвалид. Бүгенге көндә аларның һәрберсе белән хәбәрләшеп, кайсы өендә тавыш бирә, кайсы сайлау участогына килә, кайсының өенә машина яки бюллетень җибәрергә - барысы да хәл ителгән.
18 мартта - Россия Президентын сайлау. Бу көнне Түбән Камада - 82 сайлау участогы, районда 33 комиссия эшләячәк. Барлык сайлау участоклары иртәнге сәгать 8.00 дә ачылып, 20.00 сәгатькә кадәр сайлаучыларны кабул итәчәк. Сайлауга рәхим итегез!

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев