Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Юмарт түбәнкамалылар

Шәһәрнең яңа паркында «эт» һәм «мәче» 53318 сум акча «җыйган». «Өмет йорты» хуҗасыз хайваннарга ярдәм фонды өчен «Гаилә» паркында урнаштырылган акча җыйгыч-һәйкәлгә түбәнкамалылар әнә шулай күп акча салган. Әлеге «һәйкәл»дән җыелган акчаларны алу беренче мәртәбә 1 сентябрьдә оештырылды. Хуҗасыз хайваннарга нәкъ менә шушындый һәйкәл булдыру проекты Түбән Каманың ярты гасырлык...

Шәһәрнең яңа паркында «эт» һәм «мәче» 53318 сум акча «җыйган». «Өмет йорты» хуҗасыз хайваннарга ярдәм фонды өчен «Гаилә» паркында урнаштырылган акча җыйгыч-һәйкәлгә түбәнкамалылар әнә шулай күп акча салган.
Әлеге «һәйкәл»дән җыелган акчаларны алу беренче мәртәбә 1 сентябрьдә оештырылды. Хуҗасыз хайваннарга нәкъ менә шушындый һәйкәл булдыру проекты Түбән Каманың ярты гасырлык юбилее уңаеннан, шәһәрне төзекләндерү буенча муниципалитет уздырган конкурста җиңү яулаган иде. 6429 тавыш җыеп, ул хәтта Красный Ключта Кама яры буен яңарту һәм паркның үз проектын да узып китте. Иң күп тавыш җыеп, администрация ярдәме белән төзелгән һәйкәл 20 августта - Түбән Кама юбилеен билгеләп узган көндә ачылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев