Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Югары Чаллыдан хат ай буе килгән

Югары Чаллы авылында яшәүче Имаметдин Кыяметдиновның «Туган як»ка юллаган хаты айга якын вакыт үткәч кенә редакциягә килеп иреште. Конверт эченнән лотерея билеты килеп чыккач, бер мәлгә аптырап калдык. «Туган як» газетасына шушы елның икенче яртысы өчен язылган кешеләр арасында уен 28 июньдә үк үтте бит инде. Газета укучыларыбыз олыгая, даталарны...

Югары Чаллы авылында яшәүче Имаметдин Кыяметдиновның «Туган як»ка юллаган хаты айга якын вакыт үткәч кенә редакциягә килеп иреште.
Конверт эченнән лотерея билеты килеп чыккач, бер мәлгә аптырап калдык. «Туган як» газетасына шушы елның икенче яртысы өчен язылган кешеләр арасында уен 28 июньдә үк үтте бит инде. Газета укучыларыбыз олыгая, даталарны саташтыра башладылар, дип уйлап куйдык. Конверт тышына күз салгач кына, уебызның ялгыш булуы аңлашылды.
Конверттагы печатьлардан күренгәнчә, Имаметдин абзыйның хаты Югары Чаллыдан 14 июньдә киткән, һәрхәлдә, коверттагы печатьта « Почта России Верхние Челны 423558 ...; дигән сүзләр һәм урта бер җирендә «14.06.16» дип сугылган дата ярылып ята. Конвертның арткы ягындагы печатьта да «Нижнекамск 423586 ... Респ. Татарстан Почта России» дигән сүзләр ачык укыла. Датасы да бар: «12.07.16».
Димәк, шәһәрдән 40 километр гына ераклыкта булган Югары Чаллы почтасыннан Түбән Кама почтасына кадәр, Имаметдин абый хаты, һич арттырусыз, 29 көн буе килгән! Югары Чаллы белән шәһәр арасындагы 40 километрны көн дә чакрым ярымлап үткән була түгелме соң?!
Бу сәер хәл буенча «Почтамт» начальнигы урынбасары Гөлнара Нигъмәтҗановага да җиткердек һәм печатьле конвертның күчермәсен факс аша юлладык. «Почтамт»та үзләре бу хәлне тикшер-гәннән соң, контроль-бе-лешмә участогы операторы Эльвира Сәгыйтҗанова безгә шалтыратып, түбәндәгеләрне хәбәр итте. Югары Чаллыдагы почта бүлеге бер бинадан икенчесенә күчкән вакытта эш бик күп булганлыктан, почта начальнигының игътибары җитеп бетмәгән икән. Шуңа күрә хат соңарып киткән... Оператор Эльвира хатның ай буе килүен моңа кадәр беркайчан да булмаган бик җитди, гадәттән тыш хәл икәнен искәртеп, «Почтамт» җитәкчелеге исеменнән, газета аша, Имаметдин Кыяметдиновтан гафу үтенүләрен дә әйтте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев