Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ышанычлы подстанция

1 сентябрьдә Белем көнен билгеләп үтү белән беррәттән, яңа стратегик объектлар да сафка басты. Мәсәлән, бу көнне Түбән Кама шәһәре янында «220 кВ Бегишево» подстанциясе ачылды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Исеме белән аэпортны искәрсә дә, подстанция Тукай районының Мартыш авылы янында төзелгән һәм Түбән Кама предприятиеләре белән...

1 сентябрьдә Белем көнен билгеләп үтү белән беррәттән, яңа стратегик объектлар да сафка басты. Мәсәлән, бу көнне Түбән Кама шәһәре янында «220 кВ Бегишево» подстанциясе ачылды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Исеме белән аэпортны искәрсә дә, подстанция Тукай районының Мартыш авылы янында төзелгән һәм Түбән Кама предприятиеләре белән бәйлелеге бар.
Яңа подстанция төзү мөһимлеге нефть химиясе комплексын сыйфатлы электр энергиясе белән тәэмин итүгә бәйле, - ди «Сетевая компания» җәмгыятенең техник директоры Рашат Галимҗанов. - Кыска ялганыш көчәнеш кимүгә китерә иде, шул рәвешле, «Нефтехим» җәмгыяте һәм башка предприятиеләрнең технологик процессында чагылыш таба. Алар финанс яктан югалтуларга дучар була. Республика Президенты кушуы буенча, «Сетевая компания»гә яңа подстанция төзү бурычы йөкләнде.
Энергетикада электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү ышанычлылыкның бернче категориясе дип атала. Яңа «Бигеш» подстанциясе нәкъ менә шул беренче категорияне тәэмин итеп торачак. Беренче чиратта ул «Нефтехим» производстволарына хезмәт күрсәтәчәк. «Шин» җәгыятеннән дә заявка алынган. Аның бер линиясен шушы подстанциягә күчерү планлаштырыла.
Төзелешнең генераль подрядчысы - республиканың «КЭР-Холдинг» компаниясе. Эшләр узган ел башланган һәм унөч ай дәвам иткән. Бу графиктан алдарак. Рашат Галиҗанов сүзләренчә, объект «Сетевая компания» хисабына төзелгән, аның проект бәясе дүрт миллиард сумнан артык. Подстанция тулысы белән автоматлаштырылган, штат буенча 15 кеше эшли.
Яңа энергетика объектын ачу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Сетевая компания» җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев, «ТАИФ» төркеме компаниясе генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Тукай районы башлыгы Вәсил Хаҗиев катнашты.
Татарстан Президенты «Бигеш» подстанциясен эшләтеп җибәрү белән республиканың «Стратегия-2030» арасында бәйләнеш булуын билгеләп үтте.
- Нигездә бүген сүз «Стратегия-2030» турында бара. Аның үсеш ноктасы биредә - ул Кама кластеры. Яңа подстанция төзү турында карар җиңел генә кабул ителмәде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Чөнки ул кыйбат проект. Кыска гына вакыт эчендә заманча подстанция сафка бастырылды. Аны Россия төзүчеләре төзеде, җиһазлары да үзебезнең илнеке. Бу бездә югары квалификацияле белгечләр эшләве турында сөйли. Бүген безнең алда подстанциядән дөрес файдалану бурычы тора.
«Бигеш» подстанциясен ачу вакытында төзүчеләргә һәм энергетикларга дәүләт бүләкләре тапшырылды, аннан соң мәртәбәле кунаклар яңа объект белән танышты.
Олег Лукошин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев