Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Җылылык бәясе төшәрме?

Ниһаять, көз үз көчен күрсәтә башлады. Яңгырлар да ява, җиле дә салкын, инде температура да минус ягына таба авышты. Сүз уңаеннан әйтеп китик: быел шәһәрдә җылыны 13 сентябрьдә үк бирә башладылар. Монысы сөнечле хәбәр, билгеле, тик аның өчен күпме «каерырылар» икән? Әлеге һәм җылыту сезоны белән бәйле башка сорауларга шәһәрнең...

Ниһаять, көз үз көчен күрсәтә башлады. Яңгырлар да ява, җиле дә салкын, инде температура да минус ягына таба авышты. Сүз уңаеннан әйтеп китик: быел шәһәрдә җылыны 13 сентябрьдә үк бирә башладылар.
Монысы сөнечле хәбәр, билгеле, тик аның өчен күпме «каерырылар» икән? Әлеге һәм җылыту сезоны белән бәйле башка сорауларга шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Баландин җавап бирә.
Җылылык системасы - ул чәйнек кайнату гына түгел шул
Искә төшереп үтик, Министлар кабинеты күрсәтмәсе белән, узган ел Түбән Камада җылылык өчен никадәр куллануга карап түләү системасы кертелгән иде. Шул исәптән, түбәнкамалыларда шактый күп сораулар барлыкка килде. Җәй дәвамында идарәче компанияләрнең һәм хезмәт күрсәтү оешмаларының быелгы җылылык сезонына әзерләнер өчен вакытлары җитәрлек иде.
Синоптиклар хәбәр итүенчә, узган елның сентябрендә уртача һава температурасы 14,8 градус тәшкил иткән. Быел исә температура 3,1 градуска түбәнрәк. Белгәнебезчә, биш көн дәвамында һава температурасы 8 градустан түбәнрәк төшсә генә җылылык бирелә. Әммә көзнең беренче ае шактый салкынча булуын исәпкә алып, җылылыкны 13 сентябрьдә үк бирә башладылар. Җылылык иң элек 224 иҗтимагый объектка - мәктәпләргә, дәваханәләргә, балалар бакчаларына, ә инде 16 сентябрьдә Түбән Каманың 793 йортына бирелде.
Денис Иванович сүзләренә караганда, җылылык системасы ул - гади чәйнек кайнату гына түгел. Җылылык җибәрү процессы берничә адымнан тора. Әмма йортларга җылылык бирелеп, квартирларда батареяләр җылынганчы, 2 көннән алып 2 атнага кадәр вакыт узарга
мөмкин. Бу - үзәк җылыту пунктында һәм йорт эчендәге системаларны җибәрү-көйләү эшләре белән бәйле.
- Җылылык бирү барышы тикшерелеп торды, без көн саен башкарма комитет, торак-коммуналь хуҗалык департаменты һәм җылылык бирү оешмаларының хезмәткәрләре белән җые-лышлар үткәрдек, - ди Денис Баландин.
Норма: +20 градус
Узган ел фартирлардагы температураны 22 -26 градус тирәсендә тотарга тырыштык. Җылылыкны куллануга карап түләгән очракта бу уңайлы иде. Узган елның җылылык сезоны күрсәткәнчә, счетчик күрсәткече буенча билгеләнгән очракта, җылылык куәте түләү күләменә турыдан-туры тәэсир итә. Шуңа күрә быелгы сезонда норматив температура +20 градус итеп билгеләнде.
Әгәр дә йортта яшәүчеләр бу температура белән канәгать түгел икән, алар үзләренең идарәче компанияләренә мөрәҗәгать итә ала. Идарәче компания, үз чиратында, йортта яшәүчеләр белән җыелыш уздырырга тиеш. Шуннан соң гына ниндидер карар кабул ителә. Ягъни шушы йорт өчен кулай температура билгеләнә.
Мәсьәләгә икенче яктан карыйк: бер кеше температура белән риза, ә икенче гаилә җылырак булуын тели. Бу очракта нишләргә? Җылылык температурасы шушы йортта яшәүчеләрнең күпчелеге фикеренә карап билгеләнә. Әлбәттә, икенче катта температура +20 градус булып, бишенчедә берничек тә +26 градус була алмый. Шуңа күрә, йортта яшәүчеләр үзара уртак фикергә килергә тиеш.
Икенче ситуация: температура 20 градустан түбән. Кемгә мөрәҗәгать итәргә? Димәк, җылылык системасы сафтан чыккан. Тиз арада үзегезнең идарәче компаниягезгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар исә, фатирдагы температураны үлчәп, җылылык системасын төзәтергә тиеш.
Боларын да белеп тор
Счетчикларның күрсәткечен алу көннәре дә үзгәрде. Әгәр узган ел аларны айның 10-25 көннәрендә тапшырырга кирәк булса, хәзер, нибары өч көн эчендә - айның 23, 24, 25нче числоларында - тапшырып өлгерергә кирәк. Күрсәткечләрне тапшыру-алу тәртибе исә үзгәрешсез кала.
Әгәр дә фатир хуҗалары счетчик күрсәткечләрен алу барышында катнашырга тели икән, идарәче компания һәм хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итәргә тиеш. Моңа беркем дә каршы килә алмый.
Фартирларда яшәүчеләр уңаена
Октябрьдә килгән квитанциянең «җылылык» дип язылган юлында йортка җылылык җибәрү көненнән күрсәткечләрне алу көненә кадәр түләү күләме күрсәтелә. Анда йорт буенча күпме гигакалорий күләмендә җылылык кулланылганы, барлык мәйданның җылытылган өлеше, 1 квадрат метрга күпме гигакалорий туры килүе һәм аның бәясе дә язылган булырга тиеш.
Әгәр дә фатирда температура тиешле нормада булмаса яки җылылык белән бәйле шикаятегез булса, «072» телефоны хезмәтенә шалтырга кирәк. Шулай ук «Ачык Түбән Кама» мәгълүмати системасына язарга мөмкин.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X