Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яшәрләр иде – кертмиләр

Корабельная урамындагы төзелгән яңа 60 нчы йортта өй туйлары көзен планлаштырылса да, түбәнкамалылар әле һаман да үз фатирларына эләгә алмый икән.

Инде дүрт ай узып, йорт күптән кулланылышка тапшырылса да,  аларга үз милекләренә документлар да, ачкычлар да бирмәгәннәр. Кайчан бирәчәкләре дә билгесез. 
Баксаң, йортта 120 фатирның 96 проценты сатылырга тиеш, әмма әлегә 40ы гына сатып алынган. Шуңа күрә көтәргә туры киләчәк икән. Шул  ук вакытта, дәүләт торак фондында моны расламыйлар һәм «йортны  идарәче компания тикшерергә тиеш», дип акланалар. Фатирларның күбесе ипотека буенча сатып алынган, шуңа күрә кешеләр я акча түләп башка урында, я вакытлыча туганнарында  яшәргә мәҗбүр. 
Элек, яшь гаиләләргә ярдәм иткәннәр. Советлар заманында, өйләнештегезме – тулай торактан бүлмә, бала тудымы – «малосемейка», икенче бала тугач фатир (эш урыныннан) бирелгән.  Соңрак, беренче бала тугач, яшь гаиләләргә «Шәймиев акчасы»н беренче взнос буларак түләргә мөмкинлек бар иде. 
Хәзер торак сатып алу өчен ике бала табу кирәк – ана капиталы ансыз бирелми. Ә ул балаларны ничек үстерергә, аякка бастырырга соң? 
Хәзер ипотека дигән «кабала»га эләгеп, аны 10-20 ел тартып барырга  мәҗбүрсең. Үзең олыгаясың, балалар үсә. Тормышның бер ямен күрергә өлгермисең.
Әмма «өметсез – шайтан», диләр. Федераль җыелышка мөрәҗәгатендә РФ Президенты ана капиталына сертификат бер бала тапкан гаиләләргә дә биреләчәк, дип җиткергән. Владимир Путин, 2020 елның 1 гыйнварыннан туган сабыйларның ата-аналарына – 466 мең сум, икенче бала өчен 616 мең сум акча тапшырырга тәкъдим иткән. Ана капиталы программасы 2026 елга кадәр дәвам итәчәк, ди.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев